Хабаровскида “Сабан туе гүзәле” бәйгесендә төрле милләт вәкилләре катнаша ала
Җиңүче кыз Хабаровски өлкәсендә 8 июльдә узачак Сабан туе символы булачак. Казан, 2 май, “Татар-информ”). Хабаровскида “Сабан туе гүзәле-2018” бәйгесендә катнашу өчен төрле милләт вәкилләре арасында...
Җиңүче кыз Хабаровски өлкәсендә 8 июльдә узачак Сабан туе символы булачак.
Казан, 2 май, “Татар-информ”). Хабаровскида “Сабан туе гүзәле-2018” бәйгесендә катнашу өчен төрле милләт вәкилләре арасында кастинг игълан ителде. Бу турыда Хабаровски хәбәрләре яза.
Җиңүчегә "Алтын түбәтәй" бүләк итәчәкләр. Бу кыз Хабаровски өлкәсендә 8 июльдә узачак Сабан туе символы булачак, дип әйтелгән әлеге хәбәрдә.
Конкурста катнашу өчен 16 яшьтән 28 яшькәчә төрле милләт вәкилләреннән гаризалар кабул ителә. Кызларга үзләре турында сөйләргә һәм туган телләрендә иҗади номер тәкъдим итәргә кирәк булачак.
Кастинг 4 майда 19.00 сәгатьтә Хабаровск шәһәре, Фрунзе урамы, 63 йорт адресы буенча узачак.
“Сабан туе гүзәле” Ерак Көнчыгыш территориясендә Россия халыкларын берләштерүче проект буларак эшләнә. Аны Хабаровск шәһәре татарлары милли-мәдәни мохтарияте оештыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Мин - җан - туфрак» музыкаль спектакле премьерасы көтелә
-
“Әкият” курчак театры яңа сезонның беренче премьерасын тәкъдим итте. Габдулла Тукай әкиятенә нигезләнеп куелган өр-яңа “Су анасы”!
-
В Казани открылись гастроли Санкт-Петербургского театра «Суббота»
-
«Татар сүзе - чиксез!» Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Татар сүзе» Бишенче халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең гала-концерты узды
-
Казанда Малый театр гастрольләре башланды!
-
Филармониядә Хәния Фәрхи истәлегенә «Онытылыр димә...» концерты узды
-
Татарстанның халык артисты Халидә Сөнгатуллинага 60!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалы Камал театрының тарихи бинасында төшерелде
Комментарий юк