Логотип
Хәбәрләр

Хаҗга юллама бүләк ителә!

Иң матур бизәлешне башкаручыга “ДУМ РТ Хаҗ” рәсми операторыннан хаҗга юллама бүләк ителәчәк.

Татарстан мөфтияте 23 көннән җитәчәк изге Рамазан ае уңаеннан җәмәгать урыннары арасында иң матур бизәлештә ярышу буенча “Нурлы Рамазан” бәйгесен игълан итә. Республикада изге ай мохитен тудыру һәм бәйгедә катнашу өчен иҗтимагый, коммерцияле, шәхси, дәүләт, дини һ.б. оешмалар чакырыла. Моның өчен алар халыкка хезмәт күрсәтү урыннарында – кафе һәм рестораннар, кибетләр һәм сәүдә үзәкләре, салоннар, мәчетләр, уку йортлары кебек теләсә кайсы биналарның керү өлешен бәйрәмчә итеп бизәргә тиешләр. Иң матур бизәлешне башкаручыга “ДУМ РТ Хаҗ” рәсми операторыннан хаҗга юллама бүләк ителәчәк. Бәйгенең калган җиңүчеләрен шулай ук мактау кәгазьләре һәм истәлекле бүләкләр көтә.

Бәйге Рамазан аеның 1нче көненнән (23нче марттан) алып үткәрелә һәм бизәлешнең Ураза бәйрәменә (21нче апрельгә) кадәр саклануын күздә тота.  Катнашу шартлары гади: 2023нче елның 25нче мартына кадәр WhatsApp яки Telegram аша +79605438039 номерына оешманың җитәкчесен, атамасын, телефонын, төгәл адресын күрсәтеп, бизәлеш фотоларын җибәрергә кирәк (тулырак – Кушымтаның 2нче пунктында). Финалга чыгучылар 16нчы апрельгә кадәр билгеләнәчәк, ә бәйгегә нәтиҗәләр чыгару һәм җиңүчеләрне бүләкләү көне өстәмә хәбәр ителәчәк.

Иң яхшы тышкы бизәлеш түбәндәге күрсәткечләр буенча сайлап алыначак:

- ислам һәм Рамазан ае символикасын куллану;

- гадәти булмау һәм яңалык өстәү;

- эстетик күркәмлек;

- бизәүгә мәгънәви төсмер өстәү;

- ут-яктырту бизәлешендә хәзерге заман технологияләрен файдалану.

Бәйгенең барышы һәм нәтиҗәләре белән Нәзарәт сайтында танышып барыгыз!

Оештыру мәсьәләләре буенча (843)237-86-18 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә (9:00-дән 17:00-гә кадәр) мөмкин.

Диния Нәзарәте матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк