Логотип
Хәбәрләр

«Җырлый Әсхәт Хисмәтов»!

Берәүләр театрда эш берничә көнгә кисәк туктатылып торуны ял итәргә сәбәп дип кабул иткән арада, Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәтов туган авылы Түбән Әлкидә концерт куярга уйлаган афәрин! Концертның исемендә дә бер артык сүз юк иде. Гади, үзебезчә: «Җырлый Әсхәт Хисмәтов». Шул афишаны күргәч, без - берничә журналист бер машинага төялеп Түбән Әлкигә юл тоттык!

15 июнь Түбән Әлки һәм якын тирә авыллар халкы ихлас башкарылган җырлар һәм спектакльләрдән өзекләр белән үрелеп барган моң дәрьясында йөзде. Ничә кеше килгән икән дип махсус санадым. Төгәл очына чыгу мөмкин түгел иде, ләкин мәдәният йортының залында, ишек төпләренә җыелганнарны исәпләгәндә 180 кеше килеп чыкты! Әле минем күз уңыннан читтә калганнары да күпме булгандыр?! 

Менә шундый гади, рәхәт, артык әйберләр - пафос һәм ясалмалыктан башка, чиста тавыш һәм талант галиҗанәпләре хакимлек иткән концертлар халык өчен аеруча тансык. Концертның башыннан ахырынача залда җылы, рәхәт мохит хөкем сөрде. Моңсу җырлар вакытында тамашачы тын гына үз уйларында йөзде, кызык мизгелләрдә чын күңелдән, тыелмыйча көлде. 

Әсхәт абый авылга үзе генә түгел, ә хезмәттәшләре белән дә кайткан иде. Тамашачылар Татарстанның халык артисты Фирая Әкбәровага кушылып җырлады, тын да алмый Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Илдус Әхмәтҗановның Тукай монологын тыңлады, Татарстанның атказанган артисты Эмиль Талиповның спектакльдән өзеген караганда авылдагылар бер мизгелгә үзләрен Камал театрының Зур залындагыдай хис иткәндер, ә Татарстанның атказанган артисты Булат Хисмәтов баянда уйнаганда залдагы тамашачылар гына түгел, Әсхәт абыйның хәләл җефете Рәшидә апа да биемичә түзеп тора алмады! Концертның буеннан-буена татар халык җырлары һәм ретро көйләрне Татарстанның атказанган артистлары Әхмәт Кәримов һәм Булат Хисмәтов баянда уйнады. Кичәнең алып баручысы Татарстанның атказанган артисты Алмаз Гәрәев иде. 

Әсхәт абый Түбән Әлки халкы белән даими элемтәдә булып, еш күрешеп торса да, мондый концертлар авыл халкы өчен һәрвакыт кирәк. Чөнки махсус шушы концертка эләгәм дип килүчеләр бу авылдан гына да түгел булып чыкты. Мәсәлән, Казаннан авылга кунакка кайткан Сәрия апа Әсхәт абыйның иҗатын, аның җырлавын мөкиббән китеп тыңлавын белдерде. Әнисе янына кайткан җирдән Әсхәт абыйны күрергә дип кергән. "Әрем исе", "Бибисара" җырларын аеруча көтеп алуын әйтте. Сәрия апа фикерен "Бигрәк сабыр, акыллы ул безнең Әсхәт абый, шундый әйбәт кеше. Ешрак кайтсыннар иде дип телим. Алар гаиләләре белән җырлы гаилә бит. Әти-әниләре җырлый иде, менә Рәмзия апа да (Әсхәт абыйның сеңлесе, Түбән Әлки авылы мәдәният йорты мөдире) җырлый", - сүзләре белән тәмамлады. 

Кода-кодагыйлар, ире белән килгән Наилә апа да "Әсхәт абыйны бик яратабыз! Бөтен эшне калдырып, махсус Әсхәт абыйны күрергә, тыңларга килдек. Безнең өчен бу чып-чын бәйрәм!", - дип фикерләре белән уртаклашты. 

Концерт 3 сәгатькә якын барды. Аңа карап кына залда кеше кимемәде, ә, бәлки, хәтта арткандыр да. Авылдашларына, күрше авыл халкына, читтән килгән кунакларга моңлы кич бүләк иткәне өчен Әсхәт Хисмәтовка һәм аның белән кайткан хезмәттәшләренә бары рәхмәт кенә әйтәсе килә!

 

Фото - Таңсылу Мостафина 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021