Логотип
Хәбәрләр

Санкт-Петербургның зур курчак театры Казанда!

«Большие гастроли» дәүләт программасы кысаларында, Санкт-Петербургның зур курчак театры Казанга килде! Өч көн дәвамында - 12, 13, 15 июнь көннәрендә Петербургтан килгән театр «Әкият» Курчак театры сәхнәсендә спектакльләр тәкъдим итә.

Беренче көнне Казан тамашачысы "Рикки-Тики-Тави" спектаклен карады. 

13 июнь "Алиса в стране чудес", ә 15 июнь "Тараканище" спектакльләре күрсәтелә. 

Гастрольләр ачылу тантанасында "Әкият" курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев һәм Санкт-Петербургның зур курчак театры баш режиссёры Руслан Кудашёв катнашты. Зәйниев һәм Кудашёв килгән тамашачыларны сәламләделәр. 

 

Фото - Таңсылу Мостафина 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021