Логотип
Хәбәрләр

Казанда XI Халыкара “Нәүрүз” театраль белем бирү фестиваль-форумы старт алды!

Унберенче тапкыр үткәрелүче “Нәүрүз” театраль белем бирү фестиваль-форумы төрле театр әһелләрен бер казанда “кайната”. Бу көннәрдә “Актерлык осталыгы”, “Актерлык осталыгы: сәхнә теле”, “Актерлык осталыгы: пластика”, “Режиссёр мастер-классы”, “Курчак театры”, “Сценография”, “Театр сәнгате өлкәсендә менеджмент, PR-технологияләр һәм законнар”, “Театрның сәнгать һәм куелыш бүлеге эше”, “Театраль тәнкыйть һәм театрның әдәби бүлеге эше” юнәлешләре буенча белем алу, тәҗрибә уртаклашу күздә тотыла. Фестиваль-форумның төп кунагы – Малайзиянең Милли сәнгать, мәдәният һәм мирас академиясе. ASWARA Традицион башкару сәнгате үзәге.

Галиәсгар Камал театрының баш режиссёры, Татарстан Театр әһелләре берлеге рәисе Фәрит Бикчәнтәев:

“Форумның асылын, нәтиҗәсен без фестивальдә күрәбез. Мәсәлән, быел форум, киләсе елда фестиваль. Ә фестивальгә менә монда катнашкан коллективлар спектакль белән киләләр. Форумның нәтиҗәсе, минемчә, нәтиҗә, һичшиксез, бар. Башкача була алмый. Мин, гомумән, форумдагы кешеләргә бик зур игътибар һәм ниндидер көнчелек белән дә карыйм. Мин бу кешеләрне күреп хәтта илһамланам. Димәк, һөнәрнең киләчәге бар, димәк, һөнәрне төптән, асылдан өйрәнергә теләүчеләр бар. Минемчә, безнең һөнәрдә нәтиҗә булмаска тиеш. Нәтиҗә булса, үсеш туктый дигән сүз.

Форумның географиясен киңәйтәбез, шуңа күрә Малайзия. Иран, Марокко килергә тиеш иде, кызганыч, килә алмадылар. Аның каравы, августта  безгә Кытай театры килүе көтелә”

Галиәсгар Камал театрының сәнгать җитәкчесенең беренче урынбасары, фестивальнең башкарма директоры Илфир Якупов:

“Барлыгы 300 гә якын катнашучы, 30 дан артык педагог. Педагогларның күпчелеге Казан, Мәскәү, Питердан, чөнки шунда театр дөньясы кайный, күбрәк яңалыклар бар һәм менә шул яңалыкларны регионнарга җиткерер өчен мондый форумнар кирәк. Һәр ил, һәр халык теге яки бу классик әсәрне үз төсе, фольклоры белән бизи. Моны үз халкыңның менталитетыннан башка эшләп булмый. Татар артисты русча сөйләшсә дә, аның хәрәкәтләре татарча булачак. Монда да шул ук хәл (Малайзия театрының “Макбет” спектакле турында – авт.). Алар үз телләрендә чыгыш ясыйлар. Фестивальдә, форумда иң мөһиме - милли үзенчәлекне саклау. Моның өчен теләсә кайсы классиканы үз телеңдә, үз менталитетың үзенчәлекләре белән башкарудан оялырга кирәкми. Бу бик кызыклы һәм бик кыйммәтле тәҗрибә”

Татарстан Республикасы Мәдәният министрының урынбасары Ленар Хәкимҗанов:

“Хөрмәтле кунакларыбыз, монда булганыгыз өчен рәхмәт! Кабат “Нәүрүз” театр фестивален ачабыз. Быел ул аеруча үзенчәлекле. Казан – Ислам дөньясының мәдәни башкаласы һәм быелгы фестивальне шушы зур вакыйга белән тәңгәлләштерәбез. Казан – Көнчыгыш, Көнбатыш кисешкән урын һәм күпмилләтләр мәдәниятын берләштергән шәһәр. Оештыручыларга, күп еллар дәвамында бу фестивальгә булышканы өчен рәисебез Рөстәм Нургали улы Миңнехановка рәхмәт. Казанга рәхим итегез!”

Ахырда Бикчәнтәев кабат сүз алып, форумны ачык дип игълан итте, катнашучыларга үзенең фатыйхасын бирде:

«Бүген без күп нәрсәне оныттык, яисә оныта башладык. Бу белем алу форумы – инде күптән белгәннәрне искә төшерү» сүзләреннән соң форумда катнашучылар алдан язылган секцяиләренә таралышты. 

XI Халыкара “Нәүрүз” театраль белем бирү фестиваль-форумы 15-20 июнь көннәрендә КФУ, Шәрык клубы, Тинчурин театры, Кариев театры һәм «Әкият» курчак театры биналарында үтә.

Алдан «киләләр» дип игълан ителсәләр дә, форум вакыты җитәрәк, төрле сәбәпләр аркасында Марокко һәм Иран театрлары катнаша алмавы билгеле булды. Шул сәбәпле, мәдәни программаны Малайзия театры гына түгел, Казан театрлары да “тутыра”.

  • 15, 16 июнь Уильям Шекспир “Макбет” (Малайзия театры). Татарстан 1, Тинчурин театрының Кече залы.
  • 17 июнь Резедә Зәйниева “Хыял артыннан” (Тинчурин театры). Татарстан 1, Тинчурин театрының Зур залы.  
  • 18 июнь А.Чехов, Л.Мизинова хатлары буенча “Күңелем кукурузы” (Камал театры). Татарстан 1, Тинчурин театрының Кече залы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021