Логотип
Хәбәрләр

Казанда «Шомбай-фест» VI Халыкара курчак театрлары фестивале ачылды!

17-31 июнь «Әкият» Курчак театры бинасында 14 курчак театры үз спектакльләрен тәкъдим итә. Спектакльләр театрның зур һәм кече залларында күрсәтелә.

"Шомбай-фест" VI Халыкара курчак театрлары фестиваленең жюри рәисе: 

Давид Бурман - театраль режиссёр һәм продюсер (Санкт-Петербург) 

Жюри: Динә Дәүләтшина - театр белгече, театр тәнкыйтьчесе (Уфа) 

Нияз Игъламов - театр тәнкыйтьчесе (Казан) 

Ольга Романцова - театр белгече, театраль һәм музыкаль тәнкыйтьче (Мәскәү) 

Александр Стависский - режиссёр, педагог (Санкт-Петербург)

 

Фестивальнең махсус мәдәни күзәтүчеләре дә бар: 

Айрат Бик-Булатов, Рузилә Мөхәммәтова, Дмитрий Пивоваров, Эльвира Садреева, Җәмил Сәлимгәрәев, Дмитрий Туманов, Елена Шевченко, Ольга Юхновская. 

17 июнь, фестивальнең беренче көнендә Мордовия Республикасының Дәүләт курчак театры "Зимние чудеса" (Владимир Бирюков" спектаклен һәм Санкт-Петербургның Зур курчак театры "Тараканище" (Корней Чуковский) спектаклен күрсәтте. 

18 июнь 3 курчак театры: Сербия Республикасының Баня-Лука шәһәреннән Балалар театры "Забытая история" (Мина Петрич һәм Андреj Бока), Казахстаннан Алмата Дәүләт академия курчак театры "Ортеке" (Григорий Лайко), Уфадан Башкорт дәүләт курчак театры "Тьма Египетская" (Михаил Булгаков әсәрләренә нигезләнеп Екатерина Гилева) спектакльләрен тәкъдим итә. 

19 июнь: Татар дәүләт "Әкият" академия курчак театры "Материнское поле" (Чыңгыз Айтматов), Яр Чаллы дәүләт курчак театры "Я родился завтра. Защитник" (Рагим Мусаев), Курск дәүләт курчак театры "Письма другу" (Иосиф Бродский әсәрләре буенча Игорь Семяновский), Донецк Республикасы академия курчак театры "Под звуки канонады" (Виталий Маринков). 

20 июнь: Благовещенск шәһәреннән Амур өлкә курчак театры "Миргачан или тайна тунгусского метеорита" (Семен Ермолаев), Мәскәү курчак театры "Паустовский-детям" (Константин Паустовский әсәрләре буенча Лариса Павлычева), Белгород дәүләт курчак театры "Сказки Поднебесной" (кытай халык әкиятләренә нигезләнеп Борис Рифтин). 

21 июнь: Мали Республикасы Бамако шәһәре "Sogolon" Курчак театры "Маленький Сиу", А.Н.Афанасьев исемендәге Киров курчак театры "Ястребок" (Ирина һәм Ян Златопольскийлар). 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021