«Халәтемне аңлатып бетерә алмыйм...»
«Мин генә аңлатып бетерә алмыйммы халәтемне, яисә кеше шулай бер-берсенә битарафмы?! Ул бит минем бик озак көткән кызым. Картайган көнебездә безгә терәк булырдай кызыбыз».
7 ай элек өченче тапкыр әти-әни булган Азат һәм Алсу Фазлыевларга социаль челтәрләрдә язылучылары еш кына канәгатьсезлек белдерәләр. Янәсе «Синдә генә инде бала!», «Синдә генә инде кыз!».
Бу уңайдан Алсу тамашачыларына күңелендә булган хисләрен аңлатып, Инстаграм сәхифәсендә җавап язып калдырган.
«Мин генә аңлатып бетерә алмыйммы халәтемне, яисә кеше шулай бер-берсенә битарафмы?! Ул бит минем бик озак көткән кызым. Картайган көнебездә безгә терәк булырдай кызыбыз.
Начар комментарий язар алдыннан башта минем урынга үз балагызны куеп карагыз. Чөнки мин дә башта сезнең урынга сезнең яшьтә булган әниемне куеп карыйм... Ул кеше баласына алай язмас иде», – дип үз сүзләрен матур шигырь юллары белән дә раслап куйган артист.
Авыр сүзләр әйтмик бер-беребезгә,
Начар сүзне күңел күтәрмәс.
Бер сәбәпсез кеше рәнҗеткәннәр
Тыныч кына гомер итәлмәс.
Нахак әйткән сүзнең яралары
Мәңгелеккә кала йөрәктә.
Тешне кысып, түзеп кала белик
Авыр сүз әйтергә кирәктә.
Беркөн шулай синең үзеңә дә
Кемдер әйтми калыр авыр сүз.
Ачуларың яшерә бел эчкә,
Усал сүзләр әйтмә, дәшмә, түз.
Сүзебезне уйлап әйтик, дуслар,
Яраламыйк кеше күңелен.
Исебездә тотыйк беркемнең дә
Бу җирдә мәңгелек түгелен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
Комментарий юк