Халык хәтерендә озаграк яшисе килә...
Халык хәтерендә озаграк яшисе килә...
– Зәйнәп Фәрхетдинованың бүген дә популяр булуының сере нәрсәдә?
- Зөфәр абыең белән кайвакыт шулай сөйләшеп утырганда, берәр кайчан мине дә онытырлар инде дим дә, ул «Зәйнәп, син бүгенге көндә дә популяр әле. Касса җырчыларына карап кына фикер йөртмә, аларның ипие шул. Популяр артистның беркайчан да популярлыгы бетми аның» ди. Бер караганда дөрес тә инде. Аллага шөкер, һаман да яратып, чакырып, безнең белән кызыксынып торалар. Без бит инде сәхнәдә 33 елдан артык. Кайвакыт иртән нәрсә ашаган да онытыла, ә халык күңелендә яшәсәк, ниндидер якты бер эз калдыра алганбыз, димәк. Менә шуны кабат-кабат искә алып сөйләсәләр, яшәү дәверендә бу безгә бер көч, алга таба да янып эшләр өчен этәргеч биреп тора. Аннан соң мин журналлар, радиолар белән дә элемтәне югалтмыйм, ул бит шулай ук популярлаштыруның бер чарасы. Халык хәтерендә озаграк яшисе килә бит әле. Сере шулдыр инде.
– Зәйнәп апа, иҗат юлыгызның башында үзегездә «йолдызлану» чире тойганыгыз булдымы? Ул ситуациядән ничек чыктыгыз?
– Беренчедән, андый вакытларда йолдызланып китмәс өчен әти-әтиеңнең «балам, җиргә төш!» диеп искәртеп торуы да җитә. Бөтенебезгә дә хас әйбер бит инде ул яшьлек, максимализм. Йолдызландым дип әйтә алмыйм. Ничектер һаман бертөрлерәк булдым кебек, миңа калса. Минем кечкенәдән күзләрем начаррак күрә. Кайвакыт танышлар яныннан дәшмичә узып киткәләгән чаклар да булган. Әмма үзем турында беркайчан да «Әллә кем булган, танымаган да була» дигән шелтә ишеткәнем булмады. Дуслар, сыйныфташлар, авылдашлар белән дә элек ничек аралашкан булсак шулай барды ул. Авылга кайтсам да җон носки белән гәлүшемне киеп йөри идем. Зур-зур уңышларга ирешеп тә, масаеп йөргәнемне хәтерләмим. Үземнең гадилегемне саклап кала алдым дип әйтик. Тормышның купшылыгы мине үзгәртә алмады, Аллага шөкер. Анысы бит аның шулай ук холыкка да бәйле. Ә холык ул тумыштан бирелә. Аны берни дә үзгәртә алмый. (Дәвамы журналыбызның 2022 ел, август санында)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк