Халык рәссамы вафат
Татарстанның һәм Россиянең халык рәссамы Искәндәр Рәфыйков вафат. Бу хәбәрне Татарстан мәдәният министрлыгы раслады. Күренекле рәссам инсульттан соң терелеп китә алмаган. Искәндәр Рәфыйковны озату мә...
Татарстанның һәм Россиянең халык рәссамы Искәндәр Рәфыйков вафат. Бу хәбәрне Татарстан мәдәният министрлыгы раслады. Күренекле рәссам инсульттан соң терелеп китә алмаган.
Искәндәр Рәфыйковны озату мәрәсиме бүген 11.00 сәгатьтә «Казан нуры» мәчетендә башланып китте.
Искәндәр Вәлиулла улы Рәфыйков 1929 елның 5 октябрендә Казан шәһәрендә туа. 1955 елда Ригада Латвия сәнгать академиясендә белем ала. 1964 елдан бирле Рәссамнар берләшмәсе әгъзасы. Озак еллар Казан рәсем сәнгате училищесында белем, күнекмәләр бирә, Казан архитектура-төзелеш университетының архитектура факультеты һәм рәсем сәнгате кафедрасына нигез салучыларның берсе булып тора.
Искәндәр Рәфыйков иҗат иткән картиналары республикада гына түгел, хәтта чит илдә дә билгеле, күргәзмәләрдә гел игътибар үзәгендә булалар. Иҗатының башлангыч чорында И.Рәфыйков «Кунакка бару»,«Кызлар», «Колхоз эшләре буенча» картиналары, этюд, портретларында авыл, хезмәт темаларына мөрәҗәгать итә. «Сөембикә тәхеттә», «Сөюмбикә-ханбикә» картиналарында татар халкының тарихын чагылдыра. Олуг шагыйребез Габдулла Тукай образы аша халкыбызның рухи байлыгын күрсәтә. 1960 елдан башлап Искәндәр Вәлиулла улы Рәфыйков «Балачак», «Җәлилчеләр», «Үлемсезлек» картиналарында каһарман-шагыйрь Муса Җәлилнең батырлыгын сурәтли.«Ана», «Ана язмышы» картиналары да шул ук тема белән бәйләнгән.
Искәндәр Рәфыйков – портрет жанрында да, пейзаж, натюрморт, китаплар бизәлешендә дә үзен оста рәссам итеп танытты. Ул иҗат иткән сәнгать әсәрләре Русия, Татарстан, Берлин музейларында, Финляндия, АКШ, Япония шәхси коллекцияләрендә саклана.
2014 елда Казанда рәссамның 85 яшьлеге уңаеннан шәхси күргәзмәсе үтте. Күргәзмәдә рәссамның 100гә якын әсәре – 86 картинасы һәм 11 график эше урын алган иде.
Фото: ТР Сынлы сәнгать музее матбугат үзәгеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
Комментарий юк