Хәбәрләр
Халыкара "Татар кызы-2018" финалында Чиләбене ике туташ тәкъдим итәчәк
Чиләбедә "Татар кызы" конкурсының өлкә этабында җиңүчеләрне сайладылар. Чиләбене Халыкара "Татар кызы-2018" финалында ике туташ тәкъдим итәчәк. Бу хакта Чиләбе өлкәсе Татарлары конгрессы хәбәр итә. ...
Чиләбедә "Татар кызы" конкурсының өлкә этабында җиңүчеләрне сайладылар.
Чиләбене Халыкара "Татар кызы-2018" финалында ике туташ тәкъдим итәчәк. Бу хакта Чиләбе өлкәсе Татарлары конгрессы хәбәр итә.
"Татар кызы-2018" төбәк конкурсында Златоуст шәһәреннән Ризидә Мигранова беренчелекне яулаган. Икенче урынга Магнитогорск каласыннан Илина Канбекова лаек булган. Алар икесе дә Казанда октябрь аенда узачак "Татар кызы-2018" Халыкара бәйгесенең финал өлешендә катнашачак.

- Ризидә Мигранова - булачак табиб. Ул мәктәпне "алтын" медальгә тәмамлаган. Мәктәптә инглиз телен тирәнтен өйрәнгән. Волонтерлык белән актив шөгыльләнә. "Неотложка" студентлар медицина отрядын җитәкли.
- Илина Канбекова Магнитогорск Дәүләт техник университетын "яхшы" билгеләргә тәмамлаган. Иҗтимагый эшләрдә актив катнашырга ярата. "Татары Магнитки. Ялкын" татар яшьләре оешмасын җитәкли.
Фото:соцсети
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк