Әхмәт Мәзһәров: Татар телен белү миңа нык ярдәм итте
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
(Казан, 27 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). “Татар телен белү миңа нык ярдәм итте”, - дип белдерде Татарстан Фәннәр академиясе академигы, Ислам дөньясы Фәннәр академиясе академигы, техник...
(Казан, 27 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). “Татар телен белү миңа нык ярдәм итте”, - дип белдерде Татарстан Фәннәр академиясе академигы, Ислам дөньясы Фәннәр академиясе академигы, техник фәннәр докторы Әхмәт Мәзһәров "Татар-информ" агентлыгында матбугат конференциясендә.
Әхмәт Мәзһәров үзе турында да, кызларының татар мәктәбендә укыганнары хакында да сөйләде. “Мин Балтач районы Сасна авылында 7 еллык татар мәктәбен тәмамладым, аннары Балтачта русча укый башладым. Ике кызым бар, Казанда тудылар, 10 ел татар мәктәбендә укыдылар. Кечкенә кызым Казанның 2нче гимназиясен алтын медальгә тәмамлады. Татарчаны миннән дә яхшы белән. Олы кызым Сафия татар-төрек гимназиясен бетерде, Лос-Анджелеста тора. Шунда татар теле укыта. Алар икесе дә алты телдә сөйләшә. Кем белә әле алты тел! Татар мәктәбендә укып, беркемнән дә артта калмадылар. Алайса бит кайбер ата-аналар “татарча гына укый, русча белми, артта кала, надан кала” дип хафалана. Тел белү байлыгы нәтиҗәсендә, бүген Берлинда Франциянең нефть-газ фирмасында эшли кызым. Тел белү бик файдалы. Исемә төшкән саен, кызларымны татар мәктәбендә укытуыма куанам”, - ди Әхмәт Мәзһәров.
Галим татар телен белү үз эшендә дә нык ярдәм иткәнен әйтте. “Америкада 15-20 ел элек яшәдек, тәрҗемәче аркылы сөйләшүләр алып барабыз. Тиз генә татарча сөйләшеп алабыз – беркем аңламый. Аптырап утыралар. Мин хәзер соңгы 15 ел Иран белән эшлим. Фарсыдан бер 300-400 сүз кергән, мин алар сөйләшкәндә, сүзнең кая барганын аңлыйм. Бик булыша. Төркияне әйтәсе дә юк. Татар теле миңа һәрвакыт булыша. Белемнең артыгы юк. Ана теле белү – телим -теләмим түгел, ул безнең бурыч. Ана телен белмәгән кеше сатлыкҗан дип аталырга тиеш. Туган тел ул гомер буе кешегә ярдәм итә”, - диде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
8 июня 2025 - 13:15
«Кеше китә - җыры кала»
-
7 июня 2025 - 12:00
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
6 июня 2025 - 10:05
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
4 июня 2025 - 10:55
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
2 июня 2025 - 10:04
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
1 июня 2025 - 10:34
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
30 мая 2025 - 10:16
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
-
29 мая 2025 - 21:02
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
Комментарий юк