Хәния Фәрхи турында: «Бөтен акчасын ир-атларга биреп бетерде, үзенә кайтырлык та акчасы калмады»
Яраткан җырчыбыз Хәния Фәрхинең кинәт вафат булуына 27 июльдә 4 ел тула. Балалары, туганнары, дуслары бу хәл белән һаман да килешә алмый.
Яраткан җырчыбыз Хәния Фәрхинең кинәт вафат булуына 27 июльдә 4 ел тула. Балалары, туганнары, дуслары бу хәл белән һаман да килешә алмый. Газетабызда «Хәния Фәрхи турында яңа истәлекләр» сәхифәсен башлагач, татарлар яшәгән төрле төбәкләрдә яшәүчеләр телефон, социаль челтәрләр аша Хәния турындагы хәтирәләре белән уртаклашалар. Бүген укучыларыбызга Башкортстанның Нефтекамск шәһәрендә яшәүче Гөлшат Мөбәрәкованың истәлекләрен тәкъдим итәбез.
– Хәния беркайчан да үзен аямады. Энесе Нурислам бик яшьли, үкенечле үлеп киткәч, Хәния кара кайгыларга батып йөрде. Шул хәлендә дә концертлар белән йөрергә җыена бу. «Кайтма, Хәния, бу халәтеңдә нинди концерт», – дим. «И, Гөлшат, үз хәлем авыр да соң, төркемем Яңа ел алдыннан бер тиен акчасыз кала бит. Аларның күзләренә ничек карармын?» – диде шунда. Гел шулай иң беренче чиратта төркеме, коллективы, туганнары, балалары, кода-кодагыйлары, дуслары өчен борчылды. Берсендә бөтен акчасын төркемендәге ир-атларга биреп бетерде, үзенә Казанга кайтырлык та акчасы калмады... Аның өчен кеше мәнфәгате һәрвакыт беренче урында булды, дип яза «Шәһри Чаллы».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Илнар Низамиевка 50! Кариев театрында «Без бит авыл малае» спектакле премьерасы узды!
-
Лилия Гәрәева Тинчурин театрыннан киткән. Театрда үзгәрешләр дәвам итә. Яхшыгамы, ямангамы - вакыт күрсәтер...
-
«Йөрәккә дә ремонт кирәк» Тинчурин театрында премьера көтелә.
-
Казанда «Уйнагыз, гармуннар» фестивале узды!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт»кә 5 яшь! «Бию көрәше» җиңүчеләре билгеле.
-
«Голоса Казани - Казан тавышлары» быел бишенче тапкыр үткәреләчәк!
-
Камал театрында «Сеңелкәш» спектакле премьерасы үтте
-
Азат Абитов: «Бүтән тема эзлибез дә, һаман шул мәхәббәткә килеп төртеләбез»
Комментарий юк