Хәнияне онытырлык түгел
«Барыр юлларына яфрак сибелгән, китмәс инде, китмәс күңелдән...» – шулай дип җырлый Хәния Фәрхи.
«Барыр юлларына яфрак сибелгән, китмәс инде, китмәс күңелдән...» – шулай дип җырлый Хәния Фәрхи. Әйтерсең лә үзенә, үзенең үлемсезлегенә атап җырлый. Инде юклыгына өч ел үтсә дә, онытылмый шул, яши халык күңелендә. Минем үземнең дә иң яраткан җырчыларымның берсе иде ул. Җыры белән генә түгел, сәхнәдә үз-үзен тотышы, киенүе, гадилеге белән дә халык күңеленә кереп калды. Зәвыклы җырчы иде ул.
Тормышымдагы авыр чакларымда аннан көч ала идем. Шулкадәр авырлыклар алдында баш имичә алга барып, халык мәхәббәтен яуларлык җырчы булыр өчен, ай-һай, күп көч кирәк булгандыр аңа. Йөрәк түзә-түзә дә, берзаман туктап кала шул.
Кайбер җырчыларга карыйсыз да, ник чыккан инде бу сәхнәгә дип уйлап утырасың. Кырыенда бөтерелеп биеп йөрүчеләргә карап кына бераз хозурлык аласың. Ә Хәния андый түгел иде. Ул җырда яшәде. Аның һәрбер җыры үзе белән алып кереп китеп хисләндерә, моң дөньясында гиздерә иде. Хәниянең көчле рухлы, тырыш булуы, үз-үзенә ышанучанлыгы, тормыш авырлыкларыннан куркып калмый аларны җиңеп чыгуы сокландырды.
Хәния халык күңелендә яши һәм яшәячәк. Аның җырлары бер көнлек түгел, ә мәңгелек! Якыннарына Ходай сабырлык бирсен.
Нурия ШӘРИФУЛЛИНА. Мөслим районы, Иске Чакмак авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
-
Фәрит Бикчәнтәев: «Исемне үзгәртеп, без милли театрларның чикләрен киңәйтәчәкбез”
-
Казанда Александрин театрының Зур гастрольләре башланды
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында Кырым татар академия музыкаль драма театры һәм Төркия дәүләт театры спектакльләр күрсәтте
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
Комментарий юк