Хоспис сабыйлары ни сорый?
Хоспистагы сабыйлар Кыш бабайдан ни сораган?
Казан хосписында ел саен үткәрелә торган «Кыш Бабай фабрикасы» акциясе старт алды, аңа барлык теләүчеләр дә кушыла ала. Оештыручылар балалар бүлегенә һәм учреждениенең күчмә хезмәтенә бүләкләр кабул итә.
Балалар кышның төп тылсымчысына хатлар язган, алар Яңа елга иң көтелгән бүләкләре турында сөйләгән. Мәсәлән, Даяна Гыйззәтуллина иртә торыр өчен будильник сораган, ә аның сеңлесе Рената – музыкаль колонка.
Балаларның теләкләре төрле, һәм аларны үтәүче тылсымчылар, кагыйдә буларак, һәрвакыт табыла, дип хәбәр итә Анжела Вавилова исемендәге фонд. Сайтта бүләкләр исемлеге белән танышып, шуларның берсен сайларга һәм акциягә кушылырга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, «Кыш Бабайга хат» традицион Яңа ел акциясен шулай ук «Альпари» хәйрия фонды да эшләтеп җибәрде. Казан халкы аңа кушыла һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле булган балаларның, опекага алынган балаларның, шулай ук катлаулы тормыш ситуациясенә эләккән күп балалы гаиләләрдәге балаларның Яңа Ел теләкләрен тормышка ашыра ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
-
Камал театрының Шәрык залында беренче премьера - «Мең дә бер кичә»
Комментарий юк