Хуш, Градский...
«Голос» тапшыруын төшергәндә дә кәефе булмаган, ләкин съёмкаларны туктатырга рөхсәт бирмәгән.
Бүген Мәскәүдә танылган җырчы, композитор, музыкант Александр Градский белән хушлаштылар. Чарага аның иҗатын сөючеләр, якын дуслары һәм музыкантның гаиләсе килгән иде. Гаилә массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләреннән бина эчендә фотога төшермәүне сораган. Александр Борисович үзе дә журналист халкын яратып бетермәде, интервьюларны да сирәк бирде. Башта аны Кузьмолово зиратына әнисе кабере янында җирләргә тиешләр иде. Шулай да мәрхүмнең теләген исәпкә алып, Ваганьков зиратына тукталганнар.
Искәртеп узабыз, музыкант узган якшәмбе иртәсендә инсульт кичерде. Сентябрь аенда коронавирус белән авырганнан соң ул тернәкләнеп китә алмаган. «Голос» тапшыруын төшергәндә дә кәефе булмаган, ләкин съёмкаларны туктатырга рөхсәт бирмәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
Комментарий юк