Логотип
Хәбәрләр

Киләсе елга “Татар кызчыгы” бәйгесендә катнашучыларның шәҗәрәне белүенә игътибар биреләчәк

(Казан, 12 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Киләсе елга “Татар кызчыгы” бәйгесенә барырга әзерләнүчеләргә җиде буын ата-бабаларын белергә кирәк булачак. Бөтендөнья татар конгрессының “Ак калф...

(Казан, 12 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Киләсе елга “Татар кызчыгы” бәйгесенә барырга әзерләнүчеләргә җиде буын ата-бабаларын белергә кирәк булачак. Бөтендөнья татар конгрессының “Ак калфак” хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова шәҗәрәләргә игътибар биреләчәген белдерде. Бу хакта ул кичә “Казан” милли-мәдәни үзәгендә “Татар кызчыгы-2018” бәйгесенә йомгак ясау чарасында әйтте. Әлеге мәгълүмат киләсе елда катнашырга ниятләп торучы ата-аналар, балалар бакчалары тәрбиячеләре колагына иде.

“Икенче елга без шәҗәрәләрдән башлыйбыз. Бала “визитка” турында үзе белән таныштырганда, шәҗәрәнең җиде буынын яттан сөйләп чыга. Һәркайсының исемнәрен әйтеп чыгарга, кем булганнарын әйтеп чыгарга тиеш була. Бу өй эше булып тора. Бу балалар белән эшләргә дә эшләргә”, - дип Кадрия Идрисова бу мәгълүматны әниләр дә, тәрбиячеләр дә үзләренең “күңел дәфтәрләре”нә теркәп куярга тиешлекләренә ишарәләде.

Кадрия Идрисова “Татар-информ” хәбәрчесенә бу бәйгенең киләсе елда да балалар бакчаларына йөрүче 6-7 яшьлек балалар арасында үткәреләчәген әйтте. “Әлегә ныклап балалар бакчалары белән эшләргә кирәк, аннары күз күрер, бәлки, башлангыч сыйныфларга да күчәрбез”, - диде.

  • Кичә “Татар-кызчыгы-2018” бәйгесенең Гран-при иясе һәм лауреатлары билгеләнде. Казанның төрле районнарында балалар бакчаларында тәрбияләнүче кызлар үзләре белән таныштырганда, саф татарча сөйләү осталыкларын күрсәтте. Шулай ук, хөкемдарлар хозурына “Бармак уены”, милли йолалар, гореф-гадәтләрне сәхнәләштерүдә сәләтләре тәкъдим ителде. Бәйгенең финал өлешендә көч сынашкан 8 нәни кызчыкның чыгышын Башкортстанның төрле районнарыннан “Ак калфак” оешмасы вәкилләре тамаша кылды.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк