Кирилл Сафонов кабат әти булган
«Фабрика звезд» музыкаль телетапшыруында танылу алган «Фабрика» төркеменең экс-солисткасы 35 яшьлек Саша Савельева һәм Кирилл Сафоновның күптән түгел беренче уртак балалары туды. Малай Мәскәүнең элита...
«Фабрика звезд» музыкаль телетапшыруында танылу алган «Фабрика» төркеменең экс-солисткасы 35 яшьлек Саша Савельева һәм Кирилл Сафоновның күптән түгел беренче уртак балалары туды. Малай Мәскәүнең элиталы «Мать и дитя» перинаталь үзәгендә дөньяга килгән. Баланың авырлыгы – 2 кг.
Искәртик, Саша һәм Кирилл 2010 елда өйләнешәләр, тик йолдызлы парның уртак балалары моңа кадәр булмый. Кириллның беренче хатыныннан зур кызы булса, Саша исә 35 яшендә беренче тапкыр әни булды.
Җырчы үзе бу хакта берни дә сөйләми, Саша Савельеваның йөкле икәнен дә тамашачылар җырчының концертларында киң киемнәр астында яшеренгән түгәрәкләнеп килгән корсагыннан сизеп алган.
Автор: А.Галимова
Фото: Инстаграм @sasha_savelieva
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Кеше китә - җыры кала»
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
Комментарий юк