Логотип
Хәбәрләр

Китабын чыгармаганга борчылып, инсульт кичерде

Фәнис Яруллинның хатыны Нурсөя ханым шагыйрьнең соңгы көннәрен искә төшерә: китабын чыгармаганга борчылып, инсульт кичерде Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинның тууына 80 ел тулу уңаеннан гом...

Фәнис Яруллинның хатыны Нурсөя ханым шагыйрьнең соңгы көннәрен искә төшерә: китабын чыгармаганга борчылып, инсульт кичерде
Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинның тууына 80 ел тулу уңаеннан гомер буе аның янәшәсендә булган иң якын кешесе Нурсөя ханым белән сөйләштек. Нурсөя ханым безгә шагыйрьнең соңгы көннәре, соңгы үпкәләре турында сөйләде.
- 2013 елда сез Фәнис Яруллинның көндәлекләрен бастырып чыгардыгыз. Шагыйрьнең шәхси көндәлеген чыгаруның максаты нинди иде?
- Нинди максат дип инде. Көндәлекләрен ул үзе исән вакытта ук чыгарырга әзерләде, үзе редакцияләде. Хөкүмәт исәбеннән чыгарырга дип, мин аны нәшрияткә алып бардым. Ул вакытта нәшриятта Дамир Шакиров иде, китапны чыгармады. Кире алып кайттык.  
Ул вакытта без фатирны төзекләндерергә йөри идек. Шул акчага китап бастырсак, син каршы түгелме, дип сорады. “Юк” – дидем. Беркайчан да каршы булмадым. Без күп кенә китапларны үз исәбебезгә чыгардык. Дәвамын укыгыз...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021