«Китап» радиостанциясе эфирда татар шигъриятен һәм прозасын тәкъдим итәчәк
«Китап» яңа радиостанциясе 98.6 МГц ешлыгында татар телендә популяр әдәби әсәрләрне, шул исәптән шигърият, проза тәкъдим итәчәк. Моннан тыш, радио татар телендә театр спектакльләрен дә трансляцияләчәк...
«Китап» яңа радиостанциясе 98.6 МГц ешлыгында татар телендә популяр әдәби әсәрләрне, шул исәптән шигърият, проза тәкъдим итәчәк. Моннан тыш, радио татар телендә театр спектакльләрен дә трансляцияләчәк. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Телерадиотапшырулар буенча федераль конкурс комиссиясендә республика парламенты вәкиле Айрат Зарипов хәбәр итте.
«Радио форматы Татарстанның танылган артистлары тарафыннан көйгә салынган әдәби әсәрләрнең аудиоязмаларын трансляцияләүне күздә тота. Радиоканал эшчәнлеге Татарстан халкының социаль, мәдәни һәм рухи-агарту сорауларына җавап бирәчәк», – диде Айрат Зарипов.
Аның сүзләренчә, Татарстанда 98.6 МГц ешлыгында тапшырулар алып бару хокукы өчен «Татмедиа» АҖ, «Большое Радио» ҖЧҖ һәм «Ореноблмедиа» ҖЧҖ көрәшкән.
Федераль конкурс комиссиясе утырышында «Китап» проектын «Татмедиа» АҖ телевидение һәм радиотапшырулар департаменты җитәкчесе урынбасары Алмаз Миргаязов тәкъдим итте. Конкурс комиссиясе утырышында шулай ук Татарстан Хөкүмәте вәкиле Эльвира Әхмәтова да катнашты.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк