"Кияүгә чыгып ялгышмадым!"
Миңа йөз процент кыз була дип гарантия бирсәләр, әлбәттә, алып кайтыр идем. Әмма андый гарантияне кем бирсен?! Баланың җенесен бер Аллаһ белә. Ярдәм итүчем булса, бәлки, алып кайтыр идем. Әмма әле үзем өчен дә яшисем килә, гастрольләр дә сагындыра.
Минемчә, хатын-кыз җырчылар арасында карьера белән гаилә арасында гаиләне сайлаучылар бик күп түгелдер. Гүзәл Идрисова да үзенең җырчы булу хыялын бераз читкәрәк этеп, үзен бары тик гаиләсенә багышлаган җырчы. Әмма теге читкә этелгән хыял бер кире якынаер кебек. Балалар үскәч, ә балалар тиз үсә алар.
«Кияүгә соң чыгуымны ялгышлык дип санамыйм»
– Гүзәл апа, кешеләрдә охшамаган сыйфатлар нинди?
– Ялганга түзә алмыйм. Ялагайларны, мөнәсәбәтләрдән файда эзләүчеләрне дә үземә бик якын китертмим. Үзе артыннан караучыларны, гигиенаны саклаучыларны үз итәм. Һәм, әлбәттә, икейөзле кешеләрне дә үз янымда озак тотмыйм.
– Нинди адымны сез кичермәс идегез?
– Ялганны һәм минем артымда мине үк чәйнәп йөрүне кичермәс идем. Әгәр нидер ошамый икән, турыга бәреп әйтү яклы мин. Һәм берәрсе баласын ташлап калдырса, шул ук вакытта араларны өзәр идем. Андый танышларым юк, булмасын да. Әмма үз баласын ташлый алучыдан ни көтәргә белмәссең...
– Балачагыңнан ук синең белән бергә атлаган дустың бармы?
– Аралашып торучы дустым бар. Артык еш күрешәбез дип әйтә алмыйм. Балачагым Чаллы шәһәрендә үтте, дустым шунда яшәп калды, мин исә Казанга күчтем. Ә болай дусларым бар минем. Дусларымның күбесе гаиләле кешеләр, әлбәттә. Берәр кая ял итәргә барсак та, балаларыбыз бездән калмый.
– Тәнкыйтькә ничек карыйсың?
– Язалар бит инде... Читтән күбрәк һәм яхшырак күренә дип саныйм. Әгәр мине тәнкыйтьләсәләр, уйланам, анализлыйм. Тәнкыйтьне нормаль кабул итәм, адекват карыйм. Урынсыз критика булса, игътибар гына итмим. Үземне борчып, кайгырмыйм.
– Их, ялгыштым, дип үкенгәнең бармы?
– Кайчак кыюлык җитмәгәннән берәр гамәл кылынмый кала. Шулай да артык баш ватып утырганым юк. Димәк, шулай булырга тиеш, дим. Ни генә булса да, тормыш тәҗрибәм генә арта бит. Иртәрәк кияүгә чыгарга кирәк иде, балалар зур булыр иде, карьерага вакыт калыр иде дип уйланучылар бар. Әмма минем борчылганым юк, димәк, шулай язган. Аңа калса, хәзер мин менә яшь әни булып йөрим. Минем тирәдәгеләрнең балаларына егермешәр яшь. Әмма үземнең кияүгә чагыштырмача соң чыгуымны ялгышлык дип санамыйм.
– Ничә яшьтә кияүгә чыктың?
– 30 иде миңа. Минем яшьтәгеләр арасында әбиләр дә бар. Әмма мин 30 яшемә кадәр сәяхәт тә иттем, дөньясын да күрдем. Иң мөһиме – кияүгә чыгып, ялгышмадым. Илназ белән бик бәхетле яшибез.
– Балалар әле мөстәкыйль булмаганга, гастрольләргә чыкмыйсызмы?
– Әйе, балаларны төрле түгәрәкләргә йөртергә кирәк, дәресләрен дә карап барабыз. Әле безнең дә булыр гастрольләргә йөргән чаклар!
– Улларыгызның кайсысын карау, үстерү артык җиңел булмады? Чагыштыра аласыңмы?
– Өч бала белән авырдыр инде, дип журналистлар еш әйтә. Төрле чаклар була, әйе, яшермим. Әмма яшь барган саен шуны аңлыйм: бу бит бер вакыт кына. Үсеп җиткәч, алар һәрберсе үз дөньясын корыр, үз эшләре белән мәшгуль булыр. Өебездә тынлык урнашыр. Минемчә, менә тыныч кичләрнең берсендә мин шушы өйдәге шау-шуны сагынып искә алачакмын. Алар сугыша, нидер бүлешә, һәрберсенең лидер буласы килә. Балалар бакчасыннан кайткач, башта бер биш-ун минут кочаклашалар да аннан соң ни өчендер бәхәсләшә башлыйлар. Бу нормаль процесс. Тып-тын утырсалар, күңелсез булыр иде. «Бала үстерү авыр», – дип әйтергә телем әйләнми. Миңа авыр түгел, Аллаһка шөкер. Ә менә авыру бала үстерүчегә җиңел түгелдер... Психологик яктан да, физик яктан да. Аларның балалары һәрвакыт игътибар таләп итә. Аллам сакласын. Беркайчан да зарланмыйм. Беренчесен тапкач, тәҗрибә җитмәгәннән елап алган чаклар булды инде. Әмма ул үтә бит. Балаларым сау-сәламәт, Аллаһка шөкер.
– Беренче улыңны тапкач, депрессиягә бирелдеңме?
– Юк, депрессиягә бирелергә вакытым булмады. Тугыз ай дәвамында эшләдем. Улым дөньяга аваз салгач, аңа бер ай да тулып өлгермәгән иде, эшли башладым. Әниләр, туганнар булышты. Депрессиягә кем бирелә? Ялгыз кеше. Мин һәрвакыт дусларым, танышларым белән аралашып тордым. Аллага шөкер, андый чагым булмады.
– Белүемчә, синең әтиең гаиләдә унберенче бала, әйеме?
– Менә унбер балалы анага чыннан да авыр булгандыр. Әле әтиләр үскәндә төрле җайланмалар да булмаган бит. Әбекәй үзе генә унбер баланы караган. Хәтта кер юу машиналары да булмаган, күз алдына китерәсеңме?.. Шуңа күрә баласы сәламәт булган ананың зарлануын мин бервакытта да аңлый алмам. Өлкәнрәкләр белән сөйләшергә, алардан киңәш сорарга була. Хәзер бит китаплар да бар. Кыскасы, бала үстерә алмый торган заманда яшәмибез. Иң мөһиме – гаиләләр тигез булсын.
– Улларың өчесе өч төрледер?
– Әйе, олы улыбыз кыюрак, иҗадирак, уртанчысы эшчән һәм төгәл, ә кечесе йомшаграк, назлырак. Олы улым баянда, тальянда уйный. Киләчәктә аны музыкант итеп күзаллыйм. Ул иҗаттан ерак китмәс кебек. Урта мәктәптән соң тагын каядыр барырга кирәк бит. «Башкалар йөрми, арыйм», – ди кайчак. Баланың шәхес буларак формалашуында ата-ананың роле зур. Без майлап-җайлап улыбызны барыбер баян түгәрәгенә йөртәбез, анда кызыксыну уятырга тырышабыз. Аңа үзенә дә ошый, әлбәттә, бераз үскәч, ул әле үзе дә шушы иҗат юлын сайлаганына сөенеп бетә алмас. Уртанчы улым спортка тартыла. Ә менә кече улым миңа ярдәм итәргә генә тора. Бәлки, аны Аллаһ безгә кыз урынына биргәндер. Ул тыныч һәм оялчан.
– Сез шәхси поликлиникаларга йөрисезме? Дәүләтнекеләрендә чиратлар, төрле холыклы кешеләр...
– Түләүле клиникаларга да йөргән бар. Үзебезнең поликлиникадагы табиб да әйбәт. Мин үзем нинди прививкалар бар, барысын да куйдырту яклы. Әгәр тиз арада берәр справка кирәк булса, шәхси клиникаларга мөрәҗәгать итәбез. Өч айлык чират бар икән. Берсендә безгә ЛОР кирәк иде. Шул өч айдан соң гына килерлек итеп язылдык инде. Берсендә, шушы ЛОРның кабинеты яныннан үткәндә, кереп чыгарга булдык. Күрсәм, табиб тәрәзәгә караган да тик утыра. «Безне кабул итә алмассызмы?» – дидем. Язылган вакытыгызда килерсез, диде. Ә үзе шул тәрәзәгә карап утыруын дәвам итте. Ачуым килгән иде шул чак. Түләүлегә бардык ахырда. Аларны да аңларга була инде: шәфкать туташлары, табиблар шәхси клиникаларга китә, чөнки анда акчасын күбрәк түлиләр. Ә менә дәүләт поликлиникаларында белгечләр җитми.
– Дүртенче бала артыннан барырга уйлыйсыңмы, Гүзәл апа?
– Миңа йөз процент кыз була дип гарантия бирсәләр, әлбәттә, алып кайтыр идем. Әмма андый гарантияне кем бирсен?! Баланың җенесен бер Аллаһ белә. Ярдәм итүчем булса, бәлки, алып кайтыр идем. Әмма әле үзем өчен дә яшисем килә, гастрольләр дә сагындыра. Аннан соң бит бала табу – бер, әле бит аларны үстерергә, кеше итәргә кирәк. Бу максатлар күпме көч һәм сәламәтлек таләп итә бит.
«Файдасын күрмәсәм, сатмас идем»
– Хәзер җырчыларның күбесе челтәрле бизнеста. Сез бу өлкәгә ничек карыйсыз?
– Үземне бизнес-леди дип әйтә алмыйм. Бу өлкәдә тулаем эшләсәң генә, уңышка ирешеп була. Пандемия чорында буш вакыт пәйда булды, эшләп карадым. Мин үзем кулланган продукцияне башкаларга тәкъдим итә башладым. Мәсәлән, олы улыбызның сөйләшү ягыннан проблемалары бар иде. Тынычландыру даруларын эчеп, бу проблемадан котылдык. Уртанчы улыбызның аденоиды иде. Шулай ук бу компания продукциясе булышты. Витаминнар да эчтек. Үземнең дә, өч бала тапкач, сәламәтлегем бераз какшаган иде. Нәтиҗәләрен күргәч, бераз булса да акча эшләү максаты белән эшләргә булдым. Әгәр үзем файдасын күрмәсәм, сатмас идем. Клиентларым да бар, акчасы да керә.
– Җырчылар җырларга тиеш бит, диләр.
– Ни өчендер мине бу яктан тәнкыйтьләгәннәре юк. Киресенчә, рәхмәт сүзләрен генә ишетәм. «Сез каян беләсез, әллә сез табибмы?» – дип сораучылар гына бар. Бу продукция дарулар исемлегенә керми бит. Алар бары тик өстәмә куллану өчен генә каралган. Аптека дарулары белән чагыштырып карадым да, болары файдалырак кебек тоелды. Әмма мин бу өлкәгә чумып, шәһәрләр буйлап йөреп, эшли алмыйм. Очрашулар үткәрсәм, активрак булсам, бәлки, кереме дә күбрәк булыр иде, әлбәттә. Хәтта социаль челтәрләрдә туры эфир уздырырга да вакытым булмый. Миңа балалар белән өй эше эшләргә яки ашарга пешерергә кирәк.
– Популярлыкны арттырасы киләдер?
– Әлбәттә, теләк бар. Тагы да популярлашыр өчен, көч, акча кирәк. Күбрәк шул акчага килеп терәлә инде ул...
– Нәрсә ул бәхет?
– Минемчә, гаиләм булу. Арып-талып кайтканда, өйдә көтеп торучы булу – бәхет. Аллаһка шөкер, әти-әнием сау-сәламәт. Илназ миңа терәк. Ни генә булса да, аның белән бүлешә алам. Авыр вакытта сыналган дуслар да – бәхет. Санап китсәң, күп инде, Алинә. Кайчак шушы бәхетне күрмибез генә. Дөньялар тыныч булсын. Һәм, әлбәттә, җырчы кеше өчен тамашачысы булу – бәхет. Югары бәя бирәләр, төрле хатлар язалар. Рәхәт бит!
– Сез вокал укытасыз дип беләм.
– Әйе, монысы да бәхет. Балалар мине кочаклап ала, алар миңа рәхмәтле. Аларга файдалы булу да рәхәт. Син бу дөньяга кирәкле, димәк. Тормыш заяга үтми. Менә бәхет!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
17 декабрь «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасы финалы узды!
-
Түбән Кама театрына 35!
-
Түбән Кама театры турында дусларча әңгәмә
-
Таныйсызмы?
-
Театраль гаиләләр!
-
Әлфия Авзалова мирасының кайтавазы әле дә яңгырый!
-
«Беренче коймак төерле була» (Г. Камал театрында режиссёр Әскәр Галимовның беренче адымнары)
-
«Сәхнә» декабрь!
Комментарий юк