“әкият” курчак театры Фәнис Яруллинның “Йолдыз тапкан кыз” әкиятен чыгарырга әзерләнә
(Казан, 21 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). “Әкият” татар дәүләт курчак театры киләсе сезонда Фәнис Яруллин әкияте нигезендә язылган “Йолдыз тапкан кыз” спектаклен чыгарачак. Татарча спектакл...
(Казан, 21 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). “Әкият” татар дәүләт курчак театры киләсе сезонда Фәнис Яруллин әкияте нигезендә язылган “Йолдыз тапкан кыз” спектаклен чыгарачак. Татарча спектакльнең инсценировкасын Ркаил Зәйдулла әзерләгән. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә курчак театрының баш режиссеры Илдус Зиннуров хәбәр итте.
“Рәссам – Санкт-Петербургтан Татьяна Мельникова. Музыканы Эльмир Низамов яза. Бу аның безнең театрдагы икенче эше булачак. Спектакльнең тем темасы – мәрхәмәтлелек. Рәссам “түрәлек белән сыналу” темасына басым ясау яклы. Мин мәрхәмәтлелекне өскә чыгарырга телим”, - ди режиссер.
- Быелгы сезонда “Әкият” курчак театры татар тамашачысы өчен Рүзәл Мөхәммәтшинның “Өрә белмәгән көчек” спектаклен чыгарган иде. Аннан алдарак Нәфисә Исмәгыйлева үз пьесасы буенча “Тамчылар” спектаклен чыгарды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк