«әкият» курчак театрын котлыйбыз!
«Әкият» курчак театрының татар труппасы Казахстанның Актүбә шәһәрендә үткән V Халыкара курчак театрлары фестивалендә «Курчаклар буенча иң яхшы рәссам эше» номинациясендә дәрәҗәле дипломга лаек булган....
«Әкият» курчак театрының татар труппасы Казахстанның Актүбә шәһәрендә үткән V Халыкара курчак театрлары фестивалендә «Курчаклар буенча иң яхшы рәссам эше» номинациясендә дәрәҗәле дипломга лаек булган. Артистлар фестивальдә Зөлфәт пьесасы буенча куелган «Таңга – Чулпан, айга – Зөһрә» спектакле белән чыгыш ясаган. Спектакльнең рәссамы Россиянең атазанган рәссамы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе – Валентина Губская.
Әлеге фестивальдә артистлар спектакльне татар телендә тәкъдим иткән.
Дөньяның төрле илләреннән килгән коллективлар арасында «Әкият» курчак театры артистлары тамашачыларны аеруча үзләренең профессиональлеге белән җәлеп иткән.
Хәтта, жюри әгъзалары театрның эшчәнлеген академик театрлар белән чагыштырып, артистларның хезмәтен югары бәяләгән.
Фото: театр архивыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
-
Фәрит Бикчәнтәев: «Исемне үзгәртеп, без милли театрларның чикләрен киңәйтәчәкбез”
Комментарий юк