«Әкият» курчак театрына яңа баш режиссер тәкъдим ителде
Бүген "Әкият" татар дәүләт курчак театры коллективына яңа баш режиссер тәкъдим ителде. Илгиз Зәйниевне ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова тәкъдим итте. Юлия Әдһәмова яңа режиссе...
Бүген "Әкият" татар дәүләт курчак театры коллективына яңа баш режиссер тәкъдим ителде. Илгиз Зәйниевне ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова тәкъдим итте.
Юлия Әдһәмова яңа режиссерның театрга яңа тормыш, яңа буяулар алып килүен, әмма театрда моңарчы булган җылы атмосфераның саклануын теләде.
Театр директоры Роза Яппарова коллективның яңа гына фестивальдән кайтуын хәбәр итте һәм фестивальнең уңышлы булуын искәртте. Ул кичә коллективның Илдус Зиннуровны зурлап ялга озатуын әйтте. Театр директоры Илдус Зиннуровның театрда 42 ел эшләвен билгеләп узды, ул чыгарган уңышлы спектакльләрне санады.
Роза Яппарова Илгиз Зәйниевнең яхшы драматург һәм режиссер булуын әйтте. Аның иҗаты белән танышып баруын ассызыклады.
Курчак театры коллективы янына рәсми таныштыруга барыр алдыннан, Илгиз Зәйниев Камал театрында остазы Фәрит Бикчәнтәев белән күрешеп, аның фатихасын алып чыкты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
-
«Кеше китә - җыры кала»
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
Комментарий юк