Коммуналь хезмәтләр өчен түләү артачак
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
(Казан, 18 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Россия Федерациясе Хөкүмәте карары нигезендә, Татарстанда коммуналь хезмәтләр өчен бәяләр 2018 елның 1 нче июленнән 4,2 процентка артачак. Бу х...
(Казан, 18 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Россия Федерациясе Хөкүмәте карары нигезендә, Татарстанда коммуналь хезмәтләр өчен бәяләр 2018 елның 1 нче июленнән 4,2 процентка артачак. Бу хакта бүген Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты коллегиясе утырышында билгеле булды.
Төп доклад белән комитет рәисе Марат Зарипов хисап тотты. Аның әйтүенчә, 2018 елның 1 нче гыйнварыннан гражданнарның коммуналь хезмәтләр өчен түләү күләмен арттыру каралмаган.
Быел беренче яртыеллыкта табигый газга бәя - куб.м. өчен 5,48 сум (НДС белән). 2017 елның икенче яртыеллыгы белән чагыштырганда, ул артмаган. Монополиягә каршы федераль хезмәт тариф буенча карарларны кабул иткәннән соң, Дәүләт комитеты халык өчен газга бәяләрне билгеләячәк. 2018 елның 1 нче июленнән түләү күләме 3,4 проценттан да күбрәккә артмаячак. 2018 елның 1 нче июленнән электр энергиясенә тариф Монополиягә каршы хезмәт билгеләгән минималь дәрәҗәдә кабул ителгән, бәя арту 3,6 процент күләмендә һәм кВт/сәг өчен 3,69 сумны тәшкил итә.
“Шәһәр торак пунктларында аерым тәртиптә стационар электр плитәләре һәм электр белән җылыту җайланмалары белән җиһазланган йортларда яшәүчеләр өчен, шулай ук авыл торак пунктларында яшәүче халык өчен тарифлар мөмкин кадәр түбән булганча - 0,7 коэффициент белән билгеләнгән”, - дип белдерде Марат Зарипов.
Республика буенча җылылык энергиясенә тарифларның күтәрелүе шулай ук уртача 4,2 процент дәрәҗәсендә. Ул 1699, 86 сум/Гкал булачак.
Су белән тәэминат өчен 1 нче июльдән куб.м. өчен 24,45 сум түләргә туры киләчәк (беренче яртыеллык белән чагыштырганда, 3,5 процентка арткан). Юынтык суларны урамга агызган өчен 1 нче июльдән тариф куб.м өчен 17,93 сумны тәшкил итәчәк. Беренче яртыеллыкка караганда, тариф 3,7 процентка арта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
23 мая 2025 - 18:25
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
22 мая 2025 - 15:00
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
20 мая 2025 - 15:08
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
19 мая 2025 - 12:42
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
18 мая 2025 - 21:35
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
13 мая 2025 - 21:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
20 апреля 2025 - 16:41
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
17 апреля 2025 - 15:51
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк