Логотип
Хәбәрләр

“Композитор да, дирижёр да түгел. Гади бер скрипкачы мин!”

Гомерен фидакарь рәвештә театрга багышлап, дистәләгән спектакльгә моң өстәп, тормышның ямен-тәмен тоя белеп яшәгән Фуат Хәмит улы Әбүбәкеровка 80 яшь! Әлеге шәхес белән әңгәмә кормый мөмкин түгел иде. Аның иҗаты, тормышы үзе бер аерым дөнья кебек.

Фуат Әбүбәкеров

Фуат абый, беренче скрипкагызны хәтерлисезме?

Хәтерлим... 1957 ел, миңа 13 яшь. Ташкентта Яшьләр фестивале үтә. Мине күп яшьтәшләрем арасыннан сайлап алдылар да, Наманганнан Ташкентка алып бардылар, шунда беренче тапкыр зур мәйданда уйнадым. Фестивальдән соң шәһәр үзәгендә яшәгән гаилә дустыбыз Исмәгыйль абый үзенә кунакка алып кайтты, балалары белән таныштырды. Малае Искәндәргә, скрипкачы булсын дип, скрипка алып куйганнар, ә ул уйнарга теләми. Исмәгыйль абый футлярны ачып күрсәтте. Фирменная! “Штайнер” скрипкасы, шундый шәп инде, малай! Аңа кадәр мин үзебезнең музыка училищесы инструментында гына уйный идем. Шул скрипканы миңа бүләк итте бит! Ул чактагы сөенүләрем!.. Менә ул үземнең беренче скрипкам иде. Аннан соң Казанда икенче шуңа охшаш очрак булды. Бер танышым кунакка чакырды да, малайларын скрипкада уйнарга өйрәтүемне сорады. Әсәрләр багажым зур, уйнау тәҗрибәм дә инде хәйран тупланганга күрә, рәхәтләнеп ризалаштым. Балалар уйнарга теләми инде, кая болай вакыт үткәрергә теләсен алар (көлә). Йорт хуҗасы чардактан тузан кунган футляр алып төште. Күптән каралмаган, әлбәттә, ләкин скрипка шәп! Сатып булырмы моны, диләр. Күреп торам – бер дигән скрипка, детальләре дә әйбәт. Бераз тәртипкә китерсәң, сайраячак инде! Хуҗага да шулай дидем. Артык мактамыйм да – алайса кыйммәткә сатачак, ә минем акча юк (көлә). Малае инде кырт кисеп “Уйнамыйм!” дигәч, алырга теләгән, кирәксенгән кешеләр булыр әле, сорашырмын, дип чыгып киттем шулай. Ярты сәгатьтән үк керер идем, билләхи! Ничек 2 атнага якын кермичә түзгәнмендер?.. Икенче юлы үтеп барышлый гына кергән кыяфәт чыгардым. Әхә, сатмаганнар әле. 100-120 сумга сатарга була моны, дим. Чагыштырыр өчен, ул чакта әтинең хезмәт хакы 90 сум иде... 100 сумга биреп җибәрделәр бит шуны! Хәзер уйный торган скрипкам кулыма шулай эләкте…

Фуат Әбүбәкеров

Бүгенгәчә шул скрипкада уйныйсызмы? Чыннан да шәп, сыйфатлы музыка уен коралы булып чыккан...

Миннән соң да 150-200 ел уйнаячак әле ул! Чөнки мастерлар эшләгән, фирменная скрипка. Иҗади юлымда алыштыргысыз юлдашым булды ул. Мәскәүдә үткән бер бик югары дәрәҗәдәге бәйгегә шуның белән бардым. Гадәттә әсәрне уйный башлыйсың да, аны уртасында яки хәтта башында ук туктаталар. Катнашучылар күп булганга шулай эшләнә. Ә без уйнаган Алмаз Монасыйповның скрипка һәм фортепиано өчен язылган сонатасын ахыргача тыңлап бетерделәр. Шул чакта уйнавым һәм шушы скрипкамның яңгырашы ярдәм итте дип уйладым.

Сез 60 ел Камал театры оркестрында. Монда эшләү дәверендә музыка бүлеге җитәкчесе дә, дирижёр да, киңәшче дә булгансыз. Шуңа өстәп дистәләгән спектакльгә көйләр, җырлар язгансыз. Бар көчегезне һәм күңелегезне театрга багышлагансыз...

Еш әйтә торган сүзем – мин композитор да, дирижёр да түгел. Үземне гади бер скрипкачы дип атыйм. Серле театр дөньясының гади бер скрипкачысы. Әтинең “Балаларымның берсе генә булса да Казанга кайтып, мин йөргән урамнардан йөрсә һәм мин эшләгән театрда эшли алса иде...” дип сыкранганы һаман исемдә. Гомеренең соңгы елларында саташып-саташып Казанны сагына иде. Аның бу теләге безнең өчен васыят булды. Шуңа да Казанга килү, шушында укырга керү минем максат булды. Консерваториягә бер сораусыз диярлек алдылар. Бу бер сөенеч булды. Аннары икенче сөенеч тә озак көттермәде.  Студент чакта акча күп түгел бит инде. “Нам татары нужны” дип таныш музыкант егетләр Рәшидә апа Җиһаншинага (ТАССРның һәм РСФСРның халык артисткасы, 1964-1975 елларда Камал театры директоры) мине тәкъдим иткәннәр һәм шулай Камал театрына чакырдылар. Ул вакытта әле штатлы оркестр юк. Уку белән бергә алып бардым инде.

Укуга килгәндә, авыр булды, яшерен-батырын түгел. Сәләтем бар, ә осталык җитеп бетми. Минем апа монда фортепиано бүлегендә укый иде инде. Аның курсташлары, минем киләсене белеп алгач, Натан Владимирович Браудедан (скрипкачы, күп еллар Казан консерваториясенең кыллы музыка уен кораллары кафедрасын җитәкли) мине үз курсына алуын сораганнар. “Вот такой татарин! Очень талантливый! Возьмите на обучение” дип мактаганнар (көлә). Әле шуңа өстәп, миңа әйтми-нитми генә, әти Казанга килеп төшкән. Анысы бөтенләй көтелмәгән булды. Әти өчен иң зур фаҗигалар – үзенең Казаннан китүе һәм Сәйдәшнең вакытсыз үлүе булды. Алар бит бик якын дуслар иде. 1954 нче елда Салих абыйның үлүе турында хәбәр килде. Әлегәчә хәтердә: әти үкси-үкси елый, виолончелендә ярсып Сәйдәш көйләрен уйный... Шулай бер атналап дәвам иткәндер. Шул хатирәләре һаман кайтаваз булып яңгырап торганга күрә, аның мин укырга кергәндә Казанга килүе үзенә күрә күңел тынычлыгы өчен дә булгандыр инде, җаныем...  Үзе шушы консерваториядә укыган, күпме якты истәлекләр монда. Улым укырга керкәндә ярдәмем тимәсме дип, авыру килеш шундый озын юлны үткән ул. Ә ул килгәндә мине алганнар иде инде. Әти-әнинең өметен аклый алдым, шөкер. Кыскасы, менә шулай студент булдым. Брауде белән беренче сөйләшү дә бик кызык булды бит. Кичке ун тирәсе, бер студент залда шөгыльләнә – Паганинины уйный, сыпыра гына инде менә! Мин авыз ачып, шаккатып торам. Берзаман Натан Владимирович “Шулай ук уйныйсың киләме?” ди. Авыздан бер сүз чыкмый. “Тәк, иртәгә 10:00 кил, сөйләшербез” дип кайтарып җибәрде бу мине. Икенче көнне килгәч беренче сораулары “Тартасыңмы, эчәсеңме?”. Бу минем өчен бөтенләй башка сыймый торган сүзләр иде. Минем әти белән әни намазда, ике бүлмәле фатирда алты бала үстерделәр. Әни намаз укырга кергәндә без комачауламасын өчен әти ишек төбендә саклап тора, әни чыга – әти кереп намаз укый. “Нет. Мои папа и мама строго в религии” дип җавап биргәнем хәтердә.

 

Студент чакның матур истәлекләре күптер инде. Алай да иң истә калганнары кайсылар икән?

Консерваториягә укый башлаган ел. Ноябрь, тиздән кыш җитә. Тулай торак Себер трактында. Димәк, Большая Красная урамындагы консерваториягә кадәр ара хәйран. 13 тиен түләп трамвайда йөри идек. Аңлыйм, зур акча түгел, ләкин әле кайчан килә ул трамвай? Берьюлы укырга соңарып килдем. Натан Владимирович кулны тотып карады. “Туңдыңмы?” ди. Икенче көнне киләм – кулыма гәҗиткә төргән бер уч 2 тиенлекләр тоттырды. “Иртән торгач 8:00 миңа шалтырат. Мин сиңа урамда ничә градус икәнне әйтермен. Әгәр үтәли салкын булса, туп-туры минем фатирга йөгерерсең”. Ул Поповада 3 бүлмәле фатирда гаиләсе белән тора иде. Килдем шулай. Өй болын хәтлек! Китапханәсе искиткеч! Башта чәй белән сыйлады. Пәлтәң җиңел, ерак йөрмә, ди. Шул рәвешле, берничә тапкыр аларда кунак булып, туңмыйча укырга йөрдем. Ә минем пәлтә чыннан да җиңел генә иде, чөнки җылы Наманганда алынган. Монда бит үтәли җил, салкын, кар күп. Алты баланы бер музыкант ничек асрасын инде? Алай да калын пәлтә турында әйтеп Наманганга шалтыраттым... Равия апам ничектер акча юнәтеп, миңа зур якалы, шәп пәлтә алдылар. Тормыш авыр булса да, юлымда шулай гел яхшы кешеләр булды.

Фуат Әбүбәкеров

Үзбәкстаннан Татарстанга күчкәндә татарча сөйләшә идегезме?

Әйе. Гаиләдә без татарча гына сөйләштек. Бүген дә татарча, үзбәкчә, русча рәхәтләнеп аралашам. Кечкенәдән шулай өйрәндек. Гомумән, балачактан истәлекләр күп инде. Наманганда әни белән кичке базарга чыгабыз да, сатылмый калган яшелчәләрне юк кына бәягә алып керәбез. Ник дигәндә, без кәҗә тота идек. Ә кәҗәне ашатмыйча, сөт алып булмый бит. Шулай кәҗә сөте эчеп үскән балалар инде без. Пәнҗешәмбе үзбәк радиосыннан 20 минутлык татар тапшырулары була иде. Шул чорда Казанда нинди яңа җыр чыкканны шуннан белеп бара идек. Әти генә түгел, әни дә музыкага якын кеше иде бит. Чиратлашып җырларны язып алалар да, аннары шуларны Наманганда яшәгән татарлар җыелып өйрәнә. Рәхәте дә, авыры да күп булды инде... Әти, җаныем, 1989 елда Үзбәкстанда үлде, җәсәде дә шунда күмелде. Ул киткәч тә, әнине Казанга алып кайттык.

Фуат абый, Сез мактауга лаек искиткеч шәхес! Ә кайсы гамәлегез, кайсы эшләрегез өчен бигрәк тә горурлык хисе били үзегезне? Театрда эшләү дәверендә төрле хәлләр булгандыр инде?

Иң зур шатлыгым – мин начар кеше түгел. Бер кешенең дә минем  турыда начар сүз әйткәнен ишеткәнем юк. Холкым әйбәт. Әти “Кешеләрне хөрмәт ит” дип әйтә килде. Дошманнарым да юк, шөкер. Үзем өчен иң зур сөенечем кешелекле булудыр.

Театр темасына килгәндә. Татар җырларын мөкиббән китеп тыңларга, яратырга әти өйрәтте. Шуңадыр да, 1964 елда Камал театрында эшли башлавым табигый булып тоелды. Ул вакытта театрда стационар оркестр юк, берничә елдан гына булдырылды. Рәшидә Җиһаншина, Марсель Сәлимҗанов белән гөрләшеп эшләдек. Камалның иске бинасында спектакльләргә Илһам абый Шакиров килә иде. Хәзердәй истә: сәхнәдә “Сүнгән йолдызлар”, Әзһәр Шакиров җырлый, мин скрипкада соло. Наманганда үскән ябык, кечкенә генә татар малае “Уел”, “Эскадрон”нарны уйный! Берзаман спектакльдән соң Илһам абый яныма килеп “Булдырасың, молодец!” диде. Мактарга бик яратмый иде бит инде ул, кем дә булса аннан мактау сүзен ишетү алтынга тиң иде. Канатлар үскәндәй булды шул чакта. Әле бит бер үк җырны төрле артист төрлечә башкарма. Икесенә дә җайлашып уйный идем. Менә нәрсә дия алам. Рус телендә “Пришелся ко двору” дигән фразеологизм бар. Минем шулай булды. Тиешле урында тиешле вакытта кирәк булдым, шөкер. Үземнең яраткан эшем белән шөгыльләндем. 1969 елның 1 мартында баянчы Рәис абый Сафиуллин урамда көтеп алып театрга алып кереп китте. Белдерүләр тактасындагы приказны күрсәткәне әлегедәй хәтеремдә. Штатта оркестр булдыру һәм беръюлы 9 музыкант штатка алыну турында иде ул. Минем фамилия исемлекнең иң өстендә, беренче. Аның, минем сөенүне белсәгез!.. “Музыкант оркестра Театра Камала Фуат Абубакиров” дип өйгә телеграмма суктым. Әтинең шул телеграмманы үбеп, кат-кат укуы турында әни соңрак сөйләде. Әти “Минем васыятемне үтәү белән, син миңа ничә ел гомер өстәдең, яшәвемне озайттың. Син моны бәлки аңлап та бетермисеңдер әле...” дип әйтә иде. Алты баласы да Казанга кайтып, аның васыяте 100% үтәлде.

Фуат Әбүбәкеров һәм Камал театры оркестры

 

1987 елда Чыңгыз Айтматов әсәре буенча куелган “Ахырзаман” спектаклендә оркестр кызыклы костюмнардан сәхнәдә үк уйнаган. Бу оркестр өчен яңалык. Гомумән, театрда эшләү дәверендә спектакль чыгаруда яңача алымнар күп кулланылдымы? Көтелмәгән кызыклы хәлләрдән калган истәлекләр дә күптер?

“Ахырзаман”ның режиссеры Дамир Сираҗиев, композитор Рәшит Абдуллин. Без – музыкантлар космонавтлар кебек көмешсу төстәге киң җиңле, аеравык киемнәргә киендек. Безнең өчен чыннан да зур яңалык, яңа сулыш булган иде ул. Гомумән, театрда эшләү – ул көтелмәгән, кызык вакыйгаларга эләгеп тору диям мин. 1974 елда Празат Исәнбәт “Банкрот”ны куеп ята. Әсәрнең музыкасы бар, ләкин бу куелышта ниндидер яңалык кирәк иде. Нәҗибә Ихсанова, Илдар Хәйруллин, Гәүһәр Камалова – актерлар составы менә дигән инде! Репетиция бара, артистлар уйный, җырлый-бии, мин оркестр чокырында. Бер тын Гәүһәр апа тавышын ишетәм – “Кара әле, энем! Син нигә миңа җыр язмыйсың?” ди. Мин эшемнән бүленеп тә тормыйча, үземне әллә кемгә куеп “Гәүһәр апа, сез бит җырлый белмисез” дип әйтеп салдым. Үлем тынлыгы урнашты. Илдар Хәйруллин миңа карап бармагын чигә тирәсендә боргалый. Янәсе, юләр син, Фуат. Шул мизгелдә Гәүһәр апа өстемә сикерер дип уйладым, чын! Шуннан ул иҗекләп “Энем! Театрда җырлый белмәгән артист юк! Син шуны бел дә, үз эшеңне эшлә!” диде дә, борылып китеп барды. Күз алларым караңгыланды. Юләр инде үзем, чыннан да (көлә). 1967 елда “Күк капусы ачылса”ны ничек оныта алдым мин? Рәфкать Бикчәнтәев белән җырлый-җырлый чарльстон биегәннәрен онытып буламыни?! Искиткеч спектакль, искиткеч сәхнә! Хәзер нәрсәдер эшләргә, килеп туган хәлдән чыгарга кирәк бит инде. Хәлим Җәләлов шигырьләр яза, мин аннан ярдәм сорадым. Икенче көнне иртән Хәлимнән текст әзер – “Акмаса да, тама тора кесәсеннән байларның...”. Гәүһәр апаның спектакльдәге образын күз алдына китерү белән, башыма көй килде, үзем җырлап күрсәттем. “Менә, булган бит!” диде дә, шунда ук өйрәнеп тә куйды. Ә премьера көнне җырлап, биеп, реквизитын бер читкә ыргытып диванга аугач, тамашачы дәррәү кубып кул чапты. Шунда Гәүһәр апа оркестр чокырына миңа карап күз кысты. Шул көннән бирле бер генә актерны да җырдан, көйдән мәхрүм иткәнем юк. Дөрес әйткән ул Гәүһәр апа – җырлый белмәгән артист юк! Теләсә кайсы артистка җыр язып була, драма артисты аны менә дигән итеп җырлап чыгачак! Чөнки ул көйнең генә түгел, сүзнең тәмен, көчен белеп, дөрес интонациядә башкарачак. Менә быел миңа 80 яшь, үткәреләчәк юбилеема читтән артистларны чакырмаска исәп. Минем җырларны үзебезнең артистларыбыз да менә дигән итеп башкара бит! Бөтен әсәрләремне дә юбилейны оештыручыларга, оркестрга тапшырдым. Начар җырларым юк бит, һәрберсе үз урынында, үз спектаклендә урын тапты.

Фуат абый, хәзер спектакльләргә махсус җырлар язу кимеде? Бик үк уңай тенденция түгел бугай бу...

Хәзер безнең оркестр чыннан да башкарак юнәлештә эшли. Әмма драма театры оркестрының төп вазыйфасын онытмаска иде... Мин бит болай эшли идем. Һәр спектакль өчен дә “Менә моңа көй яз әле” дип килмәделәр. Режиссер яңа әсәргә алынгач, аны мин дә укып чыгам. Җыр килеп төшмәсме дип кәгазь битләрен күтәреп селкеп карыйм (көлә). Шуннан илһам килә һәм мин җыр яза башлыйм. Аннары шуны режиссерга тәкъдим итәм. “Кияү белән кәләш” спектаклен генә алыйк. Көй туды да кебек, ә шигырь юк. Шамил Бариев та кәефсез йөри, чөнки җырларга тели. Шулай эзләнә торгач, Зөлфәтнең “Кичер” дигән шигыренә күзем төште. Шуны үземнең көйгә артистларга җырлап күрсәттем. Шамилнең күзләре очкынланды, шундый сөенде. Фирдәвес Хәйруллина да балкып китте. Ике геройның бер-берсенә җавабы форматында язылган шушы җыр барысының да күңеленә хуш килде. Спектакльнең ахырына да җыр кирәк бит инде хәзер. Менә шулай “Кавышу” җыры язылды. Шулай итеп бер үк көйгә ике төрле текстны салып, мәгънәсе буенча аерылып торган ике җыр туды. Менә бүген дә бу юнәлештә эш тукталмасын иде. Спектакльләр өчен махсус язылган җырлар булып торсын дип телим, чөнки аннары ул җырлар халык теленә күчеп, үзләренең мөстәкыйль тормышлары белән яши башлый бит. Ә андый җырларны язу өчен композитор театрны, артистларны биш бармагыдай белергә, танырга; кайсы артист ни дәрәҗәдә җырлый алганны аңларга тиеш. Театр ишекләре кайсы якка ачылганны да белми торып, композитор спектакль өчен җыр яза алмый. Язса да, ул җыр сәхнәдән залга төшеп, халык теленә күчмәячәк. Кечкенә генә оркестрым белән дә зур, озын спектакльләрне тулаем уйнап чыга идек. Спектакльдән соң урамга чыгасың, ә әле генә залда яңгыраган җырны тамашачыларның инде борын астында гына булса да көйли башлаган. Шуны ишетү кәефне күтәрә иде инде. Шул чаклар барыбер сагындыра…

Фуат Әбүбәкеров Камал театры оркестры белән

Улыгыз Русланнан кала, кайсыдыр музыкантны үзегезнең дәвамчыгыз дип атый аласызмы?

Хәзер инде театрда эшләмәсә дә, Динә Закированы атыйм. Беренчедән, шәп уйный! Ай, аның уйнавын тыңлау үзе бер ләззәт бит. Ничек итеп суза татар көйләрен. Икенчедән, аның фирменный елмаюы (көлә). Уйнавы белән генә түгел, тышкы кыяфәте белән дә тамашачыны, тыңлаучыны сөендерә белә. Сокланып карыйм мин аңа!

Фуат абый, сез Камал театрын гына түгел, башка театрларны да үз көйләрегез, җырларыгыз белән баеткансыз.

Шөкер, шундый мөмкинлек бирелде миңа. Яшь чактан ук беренче әсәрләрем начар булган булса, шулар өстенә тагын 180 җыр яздырырлар идеме икән миннән? 55 спектакль! Димәк, җырларым яхшы булган. Улым Руслан дә спектакльләр өчен көйләр язды, музыкаль бизәлеш авторы булды. Театрда эшләвемә быел 60 ел! Начар эшләсәм беркем дә шул гомер мине монда тотмас иде, шулай бит? Артистларның да төрлесе булды. Үзләренчә генә уйнап, оркестрга бөтенләй игътибар итмәгәннәре дә булмады түгел. Шушы урында Фатыйма апа Ильская исемә төште. Бер спектакльдә ул сәхнәгә аркасы белән борылып чыга иде. Үзе чыга, үзе җырлый. Билгеле инде, ул дирижёрны күрми дә, тыңламый да. Шундый вакытларда бик игътибар белән тыңлап, аңа җайлашам, шуңа һәр спектакль шәп килеп чыга иде. Хәзер мин киңәшче булсам да, дирижёр башка шәһәргә киткән вакытта, спектакльләргә һаман мине куялар. Яңадан оркестр чокырына төшеп, легендар “Зәңгәр шәл”ебезне уйнау – җан рәхәте.

Хәзер җырлар язмыйсызмы инде?

Кулыма җыр сорап торган сәхнә әсәре килеп эләксә, рәхәтләнеп язам! Моңа кадәр язган әсәрләрем дә бик күп, шөкер. Сүз уңаеннан, китабым чыга бит, Алла боерса! 80 яшем җиткәндә үзенә күрә бер нәтиҗә ясау кебек инде. Бу эшкә Рәдиф Сәгъди алынды. Китап күбрәк гаиләбез, әти-әни турында булуын теләдем. Шушы китап ярдәмендә аларга мәдхия җырлау булсын дидем. Рәдиф тә бу фикер белән килеште. Кыскасы, Әбүбәкеровлар нәселе турында ул китап. Рәдифкә рәхмәт, китапка җырларымны да кертәчәк. Ул үзенә күрә бер энциклопедия булыр дип көтәм.

Фуат Әбүбәкеров һәм Марсель Сәлимҗанов

Кайчан гына килсәм дә, сез һәрвакыт театрда...

Театр – минем тормышым! Бәлки нәкъ шушында эшләгәнгә күрә бүгенге көнгә кадәр килеп җиткәнмендер. Консерваториядә гел 5легә генә укыдым, мине анда оркестрга калдырырга теләделәр. Ләкин мин театрны сайладым. Шуңа сөенеп бетә алмыйм. Ышанасыңмы – 60 ел эчендә бер тапкыр да больничный алмадым! Театрда эшләү өстенә, 50 ел Чайковский исемендәге Беренче номерлы музыка мәктәбендә иллюстратор да булдым. Балалар белән эшләү үзгә бер кызык тәҗрибә иде. Мин аннан киткәндә, җибәрергә теләмичә, балалар да, олылар да моңсуланып йөрде. Чөнки күңел кушып, яратып эшләдем. Гомумән, бөтен җирдә дә яхшы кешеләр генә очрап торды миңа. Аерып кына бер кешене дә әйтә алмыйм, чөнки бөтенесе дә минем өчен кадерле булды. Шуңа күрә саулыгым да ныктыр дип уйлыйм.

Моңа сезнең чаңгыда йөрүегез, спорт яратуыгыз да үз өлешен кертми калмагандыр?

Әсхәт Хисмәтовның “Наманганда кавын ашаган кеше авырмый ул” дип көлеп әйткәне бар. Үземне формада тоткангадыр дип уйлыйм. Казанга килгәч тә күп итеп җәяү йөрергә Натан Владимирович өйрәтте. Укырга барганда-кайтканда үзе белән йөртә иде. Студент чакта ук чаңгыга бастым. Хәрәкәттә-бәрәкәт дип юкка әйтмиләр.

Театрның яңа бинасы ачылырга тора. Анда заллар, иҗат өчен мәйданчыклар бу бинадагыдан күбрәк була. Яңа бина ачылуга нинди карашта сез, Фуат абый?

Театрның өч бинасында да эшләгән кешеләр күп түгел. Аксакал булып, кирәк чакта киңәш биреп, әле иҗат итеп яшәргә дә яшәргә, Алла боерса.

 

Таңсылу Мостафина 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк