Концертларны туктатыргамы??
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Бу көннәрдә беркемнең дә күңеле тыныч түгелдер һәркем ут- ялкын эчендә янадыр: кемнеңдер газиз баласы, кемнеңдер оныгы, кияве, туганы, дусты ...
Р. Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттаховны концертларны туктатырга кирәкме, юкмы дигән сорау борчый.
"Туган ягым- Уразавылда ( Түбән Новгород өлкәсе) "Халык җәүһәрләре" проектының бу сезондагы беренче концерты узды. Беренчедән, "җәүһәрләр"емне җылы кабул иткән якташларыма, ихлас кунакчыллык күрсәткән җитәкчеләргә бик зур рәхмәт!
Нишлисең инде , бу концертны оештыру да, үткәрү дә психологик яктан бик авыр булды. Чөнки бу көннәрдә беркемнең дә күңеле тыныч түгелдер һәркем ут- ялкын эчендә янадыр: кемнеңдер газиз баласы, кемнеңдер оныгы, кияве, туганы, дусты ...
Шулай да халык концертка килде ( 85 процентка зал тулы иде). Халык концертка килде һәм ... елап утырды. Сәхнәдән агылган моңлы - сагышлы җырлар залдагыларның эчке халәтенә бик тә туры килгәндер шул. Гадәттә шау- шулы якташларым бу юлы тын да алмый тыңладылар, урыннарына сеңеп утырдылар. Соңыннан исә килеп елый - елый рәхмәт әйттеләр: " Азга гына булса да ,тынычландырдыгыз бит сез безне", - диделәр.
Әйе, җыр - ул күңел ачу чарасы гына түгел. Җыр - ул юатучы да, чистартучы да, җыр - ул дәва да, җыр - ул өмет тә...
Димәк, безгә хәзер концертларны туктату түгел, киресенчә, арттырырга кирәк! Бу көннәрдә татар артисты үз халкы белән бергә булырга тиеш. Артистның миссиясе бит кешене көлдереп йөрү генә түгел, ә аның күңелен дә күтәрү, аның хәленә дә керү, бигрәк тә авыр хәлендә. Халыкка безнең ярдәм кирәк - рухи ярдәм, мораль ярдәм..." - дигән Рифат Фәттахов.
Чыганак һәм фото Р. Фәттаховның телеграм аккаунты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
9 августа 2025 - 08:37
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
9 августа 2025 - 08:14
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
5 августа 2025 - 15:00
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
31 июля 2025 - 14:01
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
25 июля 2025 - 10:00
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
23 июля 2025 - 15:00
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
22 июля 2025 - 14:30
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
13 июля 2025 - 10:30
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк