КОРЪӘН СЕРЛӘРЕ...
Печән өсте килеп җиткән бер матур көн иде. Яшүсмер чагыннан бирле кулына андый нәрсә тотып карамаган Байбулат ага сарайдан әтисеннән калган чалгыны эзләп тапты. Әлеге «җиделе» иске чалгыны, сирәк бул...
Печән өсте килеп җиткән бер матур көн иде. Яшүсмер чагыннан бирле кулына андый нәрсә тотып карамаган Байбулат ага сарайдан әтисеннән калган чалгыны эзләп тапты. Әлеге «җиделе» иске чалгыны, сирәк булса да, аннан башка тагын хатыны кулга алгалый һәм шуннан соң җәй буе лапастагы утын әрдәнәсенә кыстырып тота иде. Көз җиткәч, Байбулат ага аны элеккеге урынына, печәнлектәге киштә арасына куя; хатыны тагын, печән өсте башланганчы ук, бакча буендагы кычытканнарны чабарга кирәк булгач, урыныннан эзләп таба. Шул рәвешле ничәме ничә еллар буе дәвам итте. Чалгының сабы инде кибеп, бушап беткән. Байбулат ага аны кичтән сулы тагаракка салып куйды, инде, таушалып, мунчалага әйләнгән юкә бау урынына капрон җеп бәйләп ныгытты.
Ала карга агач башына кунса, яз тиз килер, диләр. Быел нәкъ шулай булды, яз да җиңел килде. Кара каргалар күренгәннән соң, нәкъ бер айдан кар китте. Тик шулай да яз озын булды. Элеккеге колхоз рәисенең сынамышларында хаклык бар: кара каргалар килүгә ояларына төштеләр. Ә җәй яхшы булырга охшап тора, чөнки торналар төркем-төркем булып түгел, аерым-аерым килделәр...
Фото гаилә архивыннаннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк