Кош гриппы Буа авылларында теркәлгән
Буа районының Каменный брод, Түбән Наратбаш һәм Вольный Стан авыллары хуҗалыкларында кош гриппыннан тавыклар һәм үрдәкләр үлеме теркәлгән. Бу хакта “Байрак” (“Знамя”) газетасы район ветеринария берләш...
Буа районының Каменный брод, Түбән Наратбаш һәм Вольный Стан авыллары хуҗалыкларында кош гриппыннан тавыклар һәм үрдәкләр үлеме теркәлгән. Бу хакта “Байрак” (“Знамя”) газетасы район ветеринария берләшмәсе баш эпизоотологы Ранис Нигъмәтуллинга сылтама белән хәбәр итә.
Республика ветеринария лабораториясенә Вольный Станнан өч, Буадан бер шәхси хуҗалыктан үрнәкләр тикшерүгә җибәрелгән. Торак пунктларда карантин игълан ителгән.
Ветеринар табиблар кош-корт үлсә, шунда ук хәбәр итүләрен, йорт кошларын һәм аларның азыгын ябык урында тотуларын, корал белән эшләгәндә аны бик еш дезинфекцияләп торуларын сорыйлар.
Алдан кош гриппы вирусы Татарстанның Чүпрәле, Кайбыч, Тәтеш, Апас, Кама Тамагы районнарында килеп чыгуы турында хәбәр ителгән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк