Коточкыч хәл! - Фирдүс Тямаев ни өчен гафу үтенә
Татарстанның атказанган артистлары Фирдүс Тямаев белән Гүзәл Уразованы Инстаграмда чыккан видео өчен тамашачылары тәнкыйть утына салдылар. Әлеге видеоязмада очраклы рәвештә очрашкан Тямаев белән Уразо...
Татарстанның атказанган артистлары Фирдүс Тямаев белән Гүзәл Уразованы Инстаграмда чыккан видео өчен тамашачылары тәнкыйть утына салдылар. Әлеге видеоязмада очраклы рәвештә очрашкан Тямаев белән Уразова юлда яткан һайван үләксәсеннән көләләр.
«Шашлык ясарга өлгермәдек», – ди Гүзәл әлеге видеода.
«Үзегез беләсез, гастрольгә барабыз, ашыйсы килә. Шуңа күрә Гүзәл белән икебез дә шушында тукталдык», – дип шаярта Фирдүс, үләксәгә ишарәләп.
«Сөйләмә инде, кеше ышандырырсың», – дип җаваплый Гүзәл.
Хөрмәтле артистларның мондый «кара» юморын тамашачылар аңламаган, билгеле. «Сорарга да оялам инде, монда кайсы җире кызык соң?», «Юлда бәрдереп киткән хайван, ә сезгә кызыкмы? Коточкыч» – дип халык артистларны тәнкыйтьли.
Бүген исә Фирдүс Тямаев үз гамәлен аңлатырга булган. Инстаграмга яздырып элгән видеосында ул үзе һәм Гүзәл Уразова исеменнән гафу үтенә. «Язуын язганнар... Тик бер дә ике ел элек абыемның сарае янганда, сарайга кереп, ике сарык белән этне коткарганны бер дә язмаганнар. Исән-сау булыгыз, аңлавыгыз өчен сезгә бик зур рәхмәт», – дип сүзен тәмамлый Фирдүс Тямаев.
Автор: А.Галимова
Фото: Инстаграм @firdustyamaev_official
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк