Логотип
Хәбәрләр

Краснодар өлкәсендә Муса Җәлилнең 112 еллыгын билгеләп үтәчәкләр

Оештыручылар Муса Җәлилнең бер шигырен коллектив рәвештә укып, флешмоб та оештырырга ниятлиләр. (Казан, 10 февраль, "Татар-информ, Ләйлә Хәкимова). 15 февраль көнне Краснодарда Муса Җәлилнең 112...

Оештыручылар Муса Җәлилнең бер шигырен коллектив рәвештә укып, флешмоб та оештырырга ниятлиләр.

(Казан, 10 февраль, "Татар-информ, Ләйлә Хәкимова). 15 февраль көнне Краснодарда Муса Җәлилнең 112 еллыгына багышланган шигъри кичә узачак. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә "Болгар-К" татар җәмәгать оешмасы вәкиле Юныс Хайрасов хәбәр итте.

“Бөтен татар халкына, шулай ук башка милләт кешеләренә дә билгеле булган бу олы шагыйрьне без онытырга тиеш түгел. Һәр ел саен Муса Җәлилне искә алып әдәби чаралар оештырып торабыз. Шигъри кичәләр бигрәк тә яшьләр өчен гаять мөһим. Чөнки нәкъ менә без, олылар, үз үрнәгебездә аларда әдәбиятка, китап укуга мәхәббәт уята алабыз. Шигъри кичәнең төп максаты - катнашучыларны М. Җәлилнең иҗаты белән тулырак таныштыру, аның шигырьләрен укуга кызыксыну уяту”, - ди ул. Дәвамын укыгыз...

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк