Логотип
Хәбәрләр

Кремль Сараенда Рудольф Нуриев истәлегенә багышланган концерт булачак

(Казан, 4 март, «Татар-информ»). 24 мартта илнең төп сәхнәсе - Дәүләт Кремль Сараенда дөньякүләм балет йолдызлары катнашында «Рудольф Нуриев. Үткәннән киләчәккә» дип исемләнгән гала-концерт тәкъдим...

(Казан, 4 март, «Татар-информ»). 24 мартта илнең төп сәхнәсе - Дәүләт Кремль Сараенда дөньякүләм балет йолдызлары катнашында «Рудольф Нуриев. Үткәннән киләчәккә» дип исемләнгән гала-концерт тәкъдим итәләчәк. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара легендар балет артисты Рудольф Нуриевның 80 яшьлегенә багышланган.

Рудольф Нуриев юбилее уңаеннан Дәүләт Кремль Сарае сәхнәсенә дөньякүләм балет йолдызлары җыелачак. Концертта иң яхшы биюче ир-атлар катнашачак. Алар - Семен Чудин (Россия Зур театры), Вадим Мунтагиров (Ковент-Гарден), Денис Родькин (России Зур театры), Владимир Шкляров, Ксандер Париш (Мариинский театр), Якопо Тисси (Россия Зур театры), Бахтияр Адамжан (Astana Opera). Артистлар Нуриевны һәм аның биюен таныткан номерларны күрсәтәчәк.

Концертта кунак буларак, Рудольф Нуриевның дусты һәм укучысы, легендар француз хореографы һәм биюче Шарль Жюд катнашачак.

Кичәдә бөек артист тормышыннан документаль кадрлар күрсәтеләчәк.

Концерт Рудольф Нуриев фонды ярдәме белән узачак.

Белешмә. Рудольф Нуриев 1993 елның 6 гыйнварында 54 яшьтә вафат булды.

2018 елның 17 мартында аңа 80 яшь тулган булыр иде.

Ул мал-мөлкәтен  Европада һәм Америкада үзе гамәлгә куйган  балет фондларына калдырган.

Бөек биюче Рудольф Нуриевның кабере Франциядә Сент-Женевьев де Буа зиратында.

татар-информ

Фото: commons.wikimedia.org

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк