Күренекле татар галиме вафат
Фольклорчы галим, филология фәннәре докторы (1989), профессор Фатих Урманчеев вафат.
Фольклорчы галим, филология фәннәре докторы (1989), профессор Фатих Урманчеев вафат.
«Фатих абыебыз китеп барган. 85 нче яше белән бара иде», дип шалтыраттылар Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтыннан.
Фатих Урманчене бүген соңгы юлга озаталар.
Белешмә:
1936 елның 28 маенда Омск өлкәсенең Азов районы Кызыл Маяк татар авылында дөньяга килә. 1992 елдан бирле Фатих Урманчены Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында эшли.
Фатих Урманченың гыйльми эшчәнлегендә төп урынны халык авыз иҗаты әсәрләре алып тора.
Фатих Урманче — аерым китап булып басылып чыккан уннан артык фәнни монография, көндәлек матбугатта фольклор, тарих, этнография темаларына, әдәби хәрәкәт, мәдәниятнең аерым проблемаларына, язучы-прозаикларның, шагыйрьләрнең иҗатларына, конкрет әсәрләренә, гыйльми хезмәтләргә багышланган ике йөз җитмешкә якын фәнни мәкалә, очерклар, рецензия һ.б. төр язмалар авторы.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
Комментарий юк