Кукмара районында Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» романы буенча фильм төшереләчәк
Бу турыда Казаннан килгән экскурсовод гильдиясе белән очрашу барышында хәбәр иттеләр. Үткән шимбәдә Кукмара районында Казаннан экскурсоводлар гильдиясе булып китте. Аларга Казан язучысы Гүзәл Яхинаны...
Бу турыда Казаннан килгән экскурсовод гильдиясе белән очрашу барышында хәбәр иттеләр.
Үткән шимбәдә Кукмара районында Казаннан экскурсоводлар гильдиясе булып китте. Аларга Казан язучысы Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» романы буенча фильм Мәчкәрә авылында төшереләчәген әйттеләр. Бу турыда Казаннан килгән экскурсовод гильдиясе белән очрашу барышында хәбәр иттеләр. Шул хакта җирле басма хәбәр итә.
Кунакларга киң экскурсия программасы тәкъдим ителде: шәһәрнең истәлекле урыннары белән таныштыру, туган якны өйрәнү музеенда булу. Киез итек-киез комбинаты һәм металл савыт-саба заводы кибетләрендә алар итекләр, савытлар сатып алдылар.
«Сезнең эчкәре төбәкне ачу – безнең өчен чын хәзинә. Март аена инде бу маршрутны эшләргә уйлыйбыз. Без үткән 150 чакрым юл катлаулы булмады. Питрәч, Теләче, Саба районнарын уздык. Районыгызның табигате матур тәэсирләр калдырды, чишмәләр күп икән. Киез итек-киез комбинаты продукциясе бик ошады. Безнең шәһәрдә дә кибетләр бар, әмма ассортиментлары болай ук бай түгел», ‒ дип сөйләде республиканың экскурсоводлар гильдиясе рәисе Михаил Лапкин.
Экскурсоводлар әйтүенчә, бездәге кунакчыллык та күңелләренә хуш килгән. Кукмара районы танылган туристлык брендлары Болгар һәм Зөя белән бер дәрәҗәгә басарга мөмкин.
Чыганак: tatar-inform
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк