Логотип
Хәбәрләр

Күренекле драматург Туфан Миңнуллин тууга 90 ел!

Күренекле драматург, язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче Туфан Миңнуллинның тууына 90 ел тулу уңаеннан аның “Сәхнә” журналында төрле елларда басылган язмаларын тәкъдим итәбез.

ДОШМАНЫМ-БӘГЫРЬКӘЕМ 

 

Киләчәк буыннар шаккатып укысын өчен, автобиографиямне язып калдырырга булдым. Булдым да – эшләдем дә. Автобиографиям әзер булгач, иң элек аны үзем укып чыктым һәм шаккаттым: бу кадәрле дә төссез, бу хәтле дә шома халтураны үз гомеремдә укыганым юк иде. Язмамның ахырына көчкә барып җиттем. Яле, яле, ни булыр икән, дип укучының күзе тукталып калырлык бер генә урын да юк. Бу тамаша да конфликтсыз әйбер булыр икән.

Нәрсә, мин шулай конфликтсыз гына, бөтен кеше белән ялашып кына яшәдем микәнни? Алтмыш ел эчендә берәү белән дә бәхәскә кермәдем микәнни? Берәү дә, минем «сабакы» дип әйткәнемә каршы, «Син үзең эт» дип әйтмәде микәнни?

Юк, алай булуы мөмкин түгел. Алай булырга тиеш түгел. Дошманнарым булырга тиеш минем. Бүтәннәрдән киммени мин? Димәк, хәтерем начарлана башлаган. Димәк, тормыш юлымда очраган дошманнарымны ныклап торып барлап чыгарга һәм шул дошманнарымның иманын укытып, элек әйтелми калган каһәрле сүзләремне дә әйтеп, автобиографияне өр-яңадан язарга кирәк.

Иң элек үлгән һәм яшәп ятучы татар язучыларының исемлеген язып алдыма куйдым. 

Тә-ә-әк, кемнәр монда минем дошманнарым? Кол Галидән башлыйк. Нинди этлек эшләде икән ул миңа?.. Юк, болай ярамый – мин туганчы мең ел элек яшәгән кеше ич инде...

Үземнең чорга якынрак килеп, Тукайга тукталыйк. Теле ачы, көлүе усал – берәр төрле кыек сүз әйтми калмагандыр миңа. Күземә бәреп әйтмәсә дә, минем туасым ны белеп, ни дә булса ычкындыргандыр. Бәйләним әле үзенә. Тә-ә-әк, тә-ә-әк... Вәт каһәрең, очрамый бит минем исем-фамилия. Әллә кемнәргә әллә нинди сүз әйткән – миңа юк. Җитмәсә, үзен тагын сатирик дигән булалар.

Такташка, Җәлилгә бәйләнеп карасам, ничек булыр икән? Аларны күреп белмәгән кайберәүләр бәйләнде бит әле үзләренә, нәрсә, миңа ярамыймыни? Монысы да булмый. Әлеге кайберәүләргә эшләгән яманлыкны Такташ та, Җәлил дә миңа эшләмәделәр. Зерә эшләмәделәр, нинди шәп дошманнарым буласы иделәр. Инде үзем күреп белгән язучы-шагыйрьләргә килеп карыйк. Хәсән Туфан нишләде икән? Бервакытны әллә ничегрәк итеп караган иде шикелле. Мине мыскыл итүе булды микән? Янәмәсе, бер Туфан булгач җиткән, син буталма. Анысы да дошманлык булып чыкмады. Миңа карамаган икән, минем янда басып торган Мөдәррис Әгъләмовка караган икән.

Әһә! Таптым! Мирсәй Әмир. Бервакыт гардеробта пәлтәсен киеп тора иде, янына килдем дә:

– Мирсәй ага, нигә бу депутат значогыгызны пәлтәгезгә такмыйсыз? Миндә булса, мин аны пәлтәгә тагар идем, күрсеннәр иде кем икәнлегемне, – дидем. 

– Менә шуңа күрә дә депутат итеп сайламыйлар шул сине, – диде Мирсәй Әмир.

Дошман бит бу. Дошман булмаса, шундый сүзне әйтер идеме? «Мә, Туфан энекәш, так значокны, бул минем урынга депутат», – дияр иде. Рәнҗетте Мирсәй Әмир мине, нык рәнҗетте. Хәер, рәнҗетте дип инде... Көлеп-елмаеп әйтте ич ул сүзләрне, яратып әйтте. Киләчәктә минем әллә ничә тапкыр депутат буласымны белеп, киная белән әйтте. Рәхмәт аңа. 

Тагын ниләр, ниләр эшләдем әле мин? Ике ай «Чаян» да хезмәткәр булып саналдым. «Чаян»ның ул чактагы редакторы Альберт Яхин нишләтте икән мине? Әһә, эләкте Альберт!.. Ул мине фельетон язарга өйрәтеп азаплады. Хәзер менә бит ярымлык фельетон яза алмаган ачуымны аңардан алам. Дошманым турында белгәннәремне әйтәм дә салам. Күрсеннәр киләчәк укучылары кемнең кем икәнлеген. Тә-ә-әк, бервакытны ул мине, үз көймәсенә утыртып, балыкка алып чыкты, бервакытны икәү, утырып, хатыны Эльмира пешергән манты ашадык, бервакытны... Кара, бер дә килеп чыкмый бит әле бу. Мин гел аларда кунак булып яткан икән ич. Ничек инде шундый кешене дошман дип атыйсың. 

Илдар Юзеев белән Шәүкәт Галиев нишләделәр икән? Һай, аларның кулларыннан килә торган гамәлме дошманлык.

Булды! Гариф Ахунов бар лабаса. Мин бит аның урынына председатель булып килдем. Йә, әйтегез, кем инде үз урынына килгән кешене ярата! Дошмандыр ул Ахунов. Искә төшерик әле, нинди кабахәтлекләр эшләде икән? Тә-ә-әк... Монысы, бусы, тегесе, анысы... Бер дә ябышып бетми бит әле дошманлык Ахуновка. Монысы җүләрлек, бусы бала-чагалык, тегесе ялгышлык, анысы гап-гади шаярту, дошманлык юк. Нишлисең инде булмагач, ары китеп Ринат Мөхәммәдиевкә кадалырга туры килә. Ул инде чыннан да дошман булырга тиештер. Минем урынга председатель булып килде ич. Хәзер менә эләктерәм үзенә, фаш итәм миңа кылган этлек һәм дуңгызлыкларын. Болай булды... Тукта. Ничек булды соң әле? Булгалап тора бугай. Нәрсәдер әйткән. Әйтсә ни... Дуңгыз димәгән бит әле. Нәрсәдер әйткән өчен кешедән дошман ясау килешмәс. Бәлки, мин ишетмәгән, мин белмәгән этлекләре бардыр. Анысын инде, җәмәгать, кем ишеткән, шул язсын. Кара, монысын да дошман ясап булмады бит әле. Нәрсә, дошмансыз гына автобиография языйм микәнни шулай? Кызык түгел ич алай.

Берәү бар инде анысы. Татар язучысы диләр үзен. Тик аның фамилиясен язарга ярамый. Судка бирәм, дип, әллә ничә миллион акча дауларга тотына. Әшәкесен әшәке инде дә, аны дошманга санап, вакланасым килми.

Язучылар исемлеген карап чыктым – юк, табылмады дошман. Былтыр бер яшь иптәш:

– Әйдә, дошманлашабыз, Туфан абый, – дип килгән иде дә: – Дошманлыгым юк сиңа, энекәш, – дигәч, ачуы басыла төште шикелле аның да.

Язучылар арасында табылмагач, дошманны театрлардан эзләргә булдым. Аларда да табылмады. Артист халкы дошманлаша беләмени ул?! Бүген сүзгә килсә, икенче көнне кочаклый... Дошман шундый буламы?! Дошман ул теш кайрап йөрергә тиеш. Бу Марсель Сәлимҗановы да инде. Автобиографиямә язарлык этлек тә эшләмәде. Киләчәк буын ничек белә инде безнең бер заманда яшәп, бергә эшләгәнне.

Инде нишләргә? Тагын кайда булуы мөмкин дошманның?.. Хи-и, түрәләрне оныта язганмын ич. Менә кемнәр инде ул дошманнар! Торгынлык чоры дошманнары дисеңме, демократик дошманнар дисеңме... Кайсыннан башлыйк икән? Табеевтандыр инде... Хәер, аның белән күзгә- күз очрашкан булмады, Мусин бөтенләй безнең арада күренмәде. Белмәгән, күрмәгән кешене дошман дип атау хилафлыктыр ул. Усманов Гомәр Исмәгыйлевичны әйбәт беләм. Икәүдән-икәү сөйләшкән дә булды, президиум өстәлләре артында янәшә утырган да булды. Ләкин дошман дип әйтә алмыйм шул. Булмый. Мин аңардан дошман ясарга гына җыена идем, ул шунда ук миңа берәр мактаулы исем бирә иде, йә булмаса, депутат итә иде. Юк инде, егетләр, мин үзем ашаган табакка төкерә алмыйм. Кайберәүләр әнә обком тирәсендә ышкынып йөрделәр, торгынлык заманының рәхәтен күрделәр дә, обком беткәч, тетмәләрен теттеләр обкомда утыручыларның.

Бигайбә, дошман эзлим дип, андый көнгә каласым юк. Ләкин дошман кирәк. Дошмансыз автобиография була алмый. Шуңа күрә дә агай-энеләргә шушы язмам белән мөрәҗәгать итәм. Кем дә кем мине үзенең дошманы дип саный, зинһар, килеп әйтегез. Башта рәхәтләнеп, изүләрне чишеп талашырбыз, аннары икебез дә шул эпизодны автобиографияләребезгә кертербез. Нәүмиз итмик киләчәк буын укучыларын, белсеннәр безнең кем икәнлегебезне.

 

 

АВЫЛ МАЛАЕ (2 фото)

Авылдан бәрәңге, кишер, суган, алма төяп килдем. Кышка запас. Алмадан башкалары үзем чәчеп үстергән. Үстерүе дә, җыеп алып килүләре дә мәшәкатьсез генә булмады, әлбәттә. Уйлап та куйдым: нигә, мин әйтәм, үземә үзем эш табып йөрим соң әле, дим. Әгәр дә аларны үстерүгә, ташып йөрүгә салган хезмәтне санасаң, базардан сатып алуга караганда кыйбаткарак төшә. Чык та ал базарга, җаның тыныч. Ә авылга рәхәтләнеп ял итәргә: Иделдә су коенып, Идел ярында язылачак пьеса турында уйлап йөрергә, күл буенда балык тотып утырырга гына кайтырга кирәктер.

Суыксу авылы янында җир алып, шунда яшелчә үстерүче артистларның да кайберләре әйтәләр, ди: «Киләсе елга бернәрсә дә утыртмыйм, базардан алып ашавың арзанрак», – диләр, ди.

Ярый, монысы шулай. Ташлыйбыз мәшәкатьне, чабабыз базарга. Бүтәннәрнең ничектер, минем, Аллага шөкер, базарга барып, үзебезгә җитәрлек ризык алырга сәмән дә бар.

Ләкин... Өч «ләкин» миңа капчык тотып түгел, сумка тотып кына базарга йөгерергә комачаулый икән ләбаса.

Беренчесе – ул «ләкин»нең авыллыктан арынып җитә алмавымдадыр. Базардан бәрәңге сатып алып ашасам, тамагым туймый. Ашап корсагым күбә, тамагым туймый. Базардан бәрәңге сатып алганда ниндидер җинаять эшлимдер төсле тоела. Чөнки эттән дә ялкау кеше генә авылда бәрәңге утыртмый. Ничек инде ул, аяк астыңда кап-кара җир ятсын, син аны кысыр калдырып базарга бәрәңге алырга кит. Мин моны аңлый алмыйм, җаным кабул итми. Җирдә ни дә булса үстерергә кирәк, дигән нәрсә каныма сеңгән. Кесәмдә әллә ничә миллион акча йөрсә дә, үзем үстергән бәрәңгене ашау миңа тәмлерәк. Аннан соң, авыл кешесе кышка ризык әзерләгәндә алдын-артын уйлап, җитәрлек итеп әзерләп калдырырга тырыша. Кимендә бер еллык запасы булмаса, авыл кешесенең җаны тыныч түгел. Зимагурлык шәһәр кешеләренә хас сыйфат. Хәер, соңгы елларда авылда да көннекен-көнгә аударып кына яшәргә маташучылар күренә башлады. Мин алай булдыра алмыйм, күңелем бөтен булсын өчен иртәгесе көн тамагым ач булмаслыгына мин ышанган булырга тиеш. Нишләтәсең, авыл малае. Коеп куйган шәһәр интеллигенты чыкмады инде миннән.

«Ләкин»нең икенчесе иҗат белән бәйләнгән. Ризык үстерү карап торырга «кара эш» тоелса да, төбендә иҗат ята. Шуңа күрә, уңыш җыеп алгач, ул эшнең авырлыгы онытыла. Кара җир өстендә чәчелеп яткан «йодрык кадәрле, йомры гәүдәле, ак тәнле» бәрәңгеләрне күрәсең дә, җанга рәхәт булып китә. Алтын кабыклы суганны кояшта кипсен өченгә җиргә тезеп саласың да сокланып карап торасың. Беләк буе кишерне җирдән суырып алуы үзе ни тора. Ә кәбестә? Ә помидор!..

Җиләк-җимешне әйткән дә юк инде. Боларны, әгәр тирәннән уйласаң, кеше үз корсагына тутырып куеп мышнап йоклар өчен генә үстерми бит. Ашау тәме белән бергә үстерү тәме дә бар. Үстергәнен кешеләргә бушлай таратып, шуңардан ләззәт алучыларны да беләм мин. Алар күп түгелдер, әмма, Ходайның рәхмәте төшсен, бар. Кеше иҗатсыз яши алмый. Хезмәт михнәткә әйләнә югыйсә... Базарга барып өч-дүрт кило бәрәңге алып кайтуда нинди иҗат булсын?! Үзе үстереп саткан кешедә иҗат бар, алучыда юк.

Өченче «ләкин »нең төбендә күбрәк икътисади уйлану ятадыр. Ул психология белән бәйләнмәгән. Әгәр үстерүдән туктап барыбыз да базарга чапсак, алырга бәрәңге булыр микән. Буш сумкаларыбызны селки-селки, сүгенә-сүгенә кайтмабызмы? Базарда бәрәңге без үстергәнгә дә арзан бит. Үстермәсәк ничә тәңкә булыр? Бәрәңгесен, кишер-кәбестәсен, кыяр-суганын Амрикәдән алып кайтырлармы? Алып кайтучылар арзанга сатырлармы?

Без инде болай да, хөкүмәт ачтан үтермәс әле, дип яшәүче халык арасында көн итәбез. Үзебез дә аларга ияреп шактый ук ялкаулана төштек. Әмма без бер әйберне нык белергә тиешбез, үзебезне үзебез ашатмасак, безне ашатучы булмаячак. Безне ашатучылар юк, бездән тартып алучылар гына бар.

Димәк, ни килеп чыга инде? Җыен юк-бар уйларга бирелмә, Туфан. Мәшәкатьсез генә җиңел итеп рәхәт тормышта яшәргә теләүчеләргә иярмә, Туфан. Бүген алар синнән көләләр, иртәгә сиңа сорап киләчәкләр. Ата-бабаларыбыз каныбызга сеңдереп калдырган хакыйкать бу.

 

САЛАВАТ ФЕНОМЕНЫ (3 фото)

Моннан сигез-тугыз еллар элек Казан урамыннан «полный хут» чабып килгән ике хатынны туктаттым. Чөнки алар Казанда яшәүче безнең авыл хатыннары иде. 

– Кая, – мин әйтәм, – элдертәсез болай? 

– Һай, соңга калабыз... Сөйләшеп торырга вакыт юк, – диләр. 

– Кая чабасыз соң? – дим. 

– Ишетмәдеңмени, Салават килгән ич. Шунда чабабыз. Сау бул, – диделәр дә чаптылар. 

Беренче тапкыр Салават исемен мин шунда ишеттем. Җылы яңгырдан соң үсеп чыккан гөмбәләр кебек, көн саен йә композитор, йә җырчы, йә шагыйрь тишелеп чыга торган заманның башы иде. Ул исемгә әллә ни игътибар да итмәдем. Җитмәсә, СССР халык депутаты буларак күбрәк вакытым Мәскәүдә үтә иде. 

Менә бервакыт инде үземә Салават Фәтхетдиновны тыңларга туры килде. Җырлавы ошады. Үзе дә сөйкемле егет. Ләкин мин шыгрым тулы залдагы татарлар (бигрәк тә татар хатыннары һәм кызлары) кебек шашып кул чапмадым. Әйбәт җырлый дигәннән артык сүз әйтерлек түгел идем. Тагын бер-ике ел шаулар да тынар, дип уйладым. Чөнки сәнгать белән спортның аяусыз законнары бар. Анда күзләрне чагылдырып калкып чыккан йолдызларга берничә ел сокланалар да аннары оныталар.

Мин көчкә түзеп утырдым. Ә тамашачылар бирелеп тыңладылар. Соңыннан арадан берничәсе: «Вәт шәп тә уйнадылар инде, үзебезнекеләр, Казан артистларыннан да уздырдылар», – дип, «артистлар»ны күккә чөеп мактадылар. «Казан артистларын күргәнегез бармы соң?» – дип сорадым. Чөнки безнең авылга профессиональ театрлар килгәнен хәтерләмим. «Килделәр инде, күрдек, кыланып киттеләр», – дип, тамашачылар миннән көлделәр. Алар минем Казан артисты икәнлегемне беләләр иде.

Мин Салават алдында һәм аны яратучылар алдында гафу үтенәм, аны һич кенә дә авыл артистлары белән бер дәрәҗәгә куярга, Салаватка табынучыларны примитивлыкта гаепләргә җыенмыйм. Аллам сакласын! Салаватка хөрмәтем зур. Татарны бер залга җыеп ун ел буе аңа җыр җырлаган кешегә авыр сүз әйтү, кимсетергә маташу зур гөнаһ булыр иде. Мин бары тик «үзебезнеке» дигән сүзнең мәгънәсен көчәйтү өчен генә авылдагы вакыйганы искә төшердем. 

Әйе, Салаватның сере, минемчә, үзебезнеке булуда. Үзебезнең Салават! Аның тавышы үзебезнеке, һәр сүзе үзебезнеке, хәтта кайбер сүзләрен әйткәндә теленең көрмәкләнеп китүе дә үзебезчә. Кыланышы үзебезнеке! Ә үзебезнеке булгач, барысы да искиткеч. Салаватны тотып карарга да була, үбеп алырга да була. Ьәрбер кешегә ул кеше ишетергә теләгән сүзне әйтә. Әйтә дә җырлап җибәрә. Ничек инде кул чапмыйсың?! Күп тамашачы Салават концертына баласын ияртеп яки җитәкләп килә. Чәчәкне Салаватка шул балалар чыгара. Салават аларга конфет бирә. Балалар аны, бәхет кошы тоткандай, учларына кысып тоталар.

Иң кадерлесе шунда: боларның берсе дә ни тамашачы, ни Салават тарафыннан кыланып эшләнми. Ихлас эшләнә. Димәк, Салаватның таланты – ихласлыкта. Җырында да, сүзендә дә, кыланышында да ул ихлас. Ә мондый талант теләсә кемгә бирелми.

Без бит еш кына көчәнәбез. Үзебездән зур булырга азапланып, кеше күзенә дәү булып күренергә теләп көчәнәбез. Безнең көчәнгәнне күреп, безне кызганалар, безгә ышанмыйлар. Әгәр дә син юмарт булырга тырышып, юмартлыкны уйнап күңелең теләмичә берәүгә акча бирәсең икән, акча алучы аны барыбер сизә. Шуңа күрә ул үзе теләп ихлас күңел белән биргән бер тәңкәне теләмичә бирелгән мең тәңкәдән артыграк күрә.

Салаватның ихласлыгын кабул итеп, аны үз итә белгән тамашачыга сокланам мин. Мәскәүдән килгән тәнкыйтьчеләр яки үзебездәге ауропалы башлар югары сәнгать турында дөрес сүзләр сөйлиләрдер. Тамашачының эстетик зәвыгын тәрбияләү турында дөрес фикерләр әйтәләрдер. Теория бер нәрсә, тормыш икенче нәрсә.

Ә Салават җырлый. Татарлар аның концертына йөгерә. Олысы-кечесе, ире-хатыны – барысы да чаба. Аларның үз Салаватлары бар. Үзебезнең Салават бар. Үзебезнеке!

Уйлануларымны дәфтәргә теркәп куйгач, язганнарымны тикшереп карар өчен, Салаватка аеруча мөкиббән китүчеләрнең, аны хөрмәт итүчеләрнең берничәсеннән: «Салаватны нигә яратасыз?» – дип сорадым. Менә җаваплар:

  • Бигрәк тә сөйкемле инде.

  • Мәхәббәтле булганы өчен.

  • Менә кызык... Ничек инде аны яратмыйча түзәсең.

  • Үзебезчә җырлый, авылча итеп... Аның җыры миңа аңлашыла.

  • Татарча җырлый ул.

  • Симпатичный.

Җаваплардан күренгәнчә, мин әллә ни ялгышмаганмын. Шунысын да өстәп куйыйм, Салаватны яратмаган кешене дә очраттым. «Нигә яратмыйсыз?» — дип сорадым. «Ә нигә мин аны яратырга тиеш әле?» — дип җавап бирде. Хәтта бу җавапта да мин Салаватны олылау сиздем: әлеге иптәш Салаватның популярлыгыннан көнләшә иде шикелле.

 

Туфан Миңнуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021