Кыңгыраулы мәктәп еллары...
Әле кайчан гына әниләренең кулларын җибәрергә курыккан балалар бүген исә зифа буйлы кызларга һәм горур егетләргә әверелгән... Әйе, бүген башкалабыз мәктәп-гимназияләрендә соңгы кыңгырау чыңлады. Казан...
Әле кайчан гына әниләренең кулларын җибәрергә курыккан балалар бүген исә зифа буйлы кызларга һәм горур егетләргә әверелгән... Әйе, бүген башкалабыз мәктәп-гимназияләрендә соңгы кыңгырау чыңлады. Казан шәһәре Мәскәү районының 2 нче гимназиясендә бәйрәм директор Кәмәрия Зиннуровна котлауларыннан башланып китте. Җырлы-биюле чыгышлар, мәктәп тормышын тасвирлаган скетчлар, укытучылар катнашында төшерелгән көлкеле видеоязма беркемне дә битараф калдырмады. Ә “Соңгы кыңгырау” җырын башкарган мизгелләрдә укучылар, ата-аналар, укытучылар, кунаклар арасында күңелләре йомшармаган кеше калмагандыр... Бу һәрбер чыгарылыш кичәсенең иң җылы һәм, еллар үткәч тә, иң сагынып искә ала торган минутларының берсе... Уңышлар сезгә, балалар! Олы юлга, зур тормышка аяк басуыгыз белән котлыйбыз!
Лилия Гатина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк