Ләйлә Фазлыева "Тоталь диктант"ны киләчәктә онлайн режимда уздырырга тәкъдим итте
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
(Казан, 14 апрель, “Татар-информ”, Арсений Маврин). Татарстанда бүген “Тоталь диктант” акциясе 26 муниципалитетта 60 мәйданчыкта башланды. 2019 елда рус теле буенча бу акция онлайн-режимда уздырылырга...
(Казан, 14 апрель, “Татар-информ”, Арсений Маврин). Татарстанда бүген “Тоталь диктант” акциясе 26 муниципалитетта 60 мәйданчыкта башланды. 2019 елда рус теле буенча бу акция онлайн-режимда уздырылырга мөмкин. "Тоталь диктант-2018" башланырга берничә минут кала Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева диктантның онлайн-режимда уздырылуына теләктәшлек күрсәтәчәген әйтте.
Татарстанда быел акцияне Татарстан Яшьләр мәдәният һәм диалог үзәге һәм республиканың Рус милли-мәдәни берләшмәсе оештырды. “Тоталь диктант” Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә уза.
Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтының рус һәм чит телләр филологиясе югары мәктәбе директоры Резедә Мөхәммәтшина сүзләренчә, акциядә катнашучыларның яше төрле. Укучылар белән бергә пенсионерлар да теркәү узган. Кичә 88 яшьлек хатын-кыз акциядә катнашырга киләчәген белдереп шалтыраткан.
“Быел Россиядә “Тоталь диктант”ны беренче тапкыр чит ил студентлары да яза. Алар өчен кыска текст һәм грамматик биремнәр әзерләнгән”, - дип билгеләп үтте Резедә Мөхәммәтшина.
Текст акциядә катнашучы барлык кешеләр өчен дә яраклаштырылган. “Гүзәл Яхина бу текстны икенче романына нигезләнеп махсус үзе язган. Анда 2016-2017 елда акциядә катнашучыларның теләкләре исәпкә алынган. Алдагы текстларда автор тыныш билгеләре күп булган һәм алар диктант язучыларның билгесен төшергән”, - дип ачыклык кертте университет вәкиле.
“Быел Казан федераль университеты – иң зур мәйданчык. Бу 2018 ел Татарстанда һәм Казанда Л.Н.Толстой елы итеп игълан ителү белән дә бәйле. Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтында гына да 500дән артык кеше теркәлде. Без актлар залын, өч зур һәм ике уртача зурлыктагы аудитория әзерләдек”, - дип хәбәр итте Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтының рус һәм чит телләр филологиясе югары мәктәбе директоры.
2017 елда ”Тоталь диктант” бөтен дөнья буенча 830 шәһәрдә узды. Анда 71 илдән 200 меңнән артык кеше катнашты. Татарстанда 49 мәйданда 3,5 меңнән артык кеше рус теле буенча белемнәрен тикшерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
23 мая 2025 - 18:25
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
22 мая 2025 - 15:00
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
20 мая 2025 - 15:08
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
19 мая 2025 - 12:42
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
18 мая 2025 - 21:35
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
13 мая 2025 - 21:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
20 апреля 2025 - 16:41
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
17 апреля 2025 - 15:51
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк