Ләйлә Таишева: «Мин Римма әбигә охшаган!»
Җырчы Ландыш Нигъмәтҗанованың инстаграмында еш кына балалары белән видеоязмалар пәйда була. Тамашачылар аеруча Ләйлә Таишева белән постларны яратып укыйлар. Кичә артистка сәхифәсендә Ләйлә белән вид...
Җырчы Ландыш Нигъмәтҗанованың инстаграмында еш кына балалары белән видеоязмалар пәйда була. Тамашачылар аеруча Ләйлә Таишева белән постларны яратып укыйлар.
Кичә артистка сәхифәсендә Ләйлә белән видео урнаштырды. Биредә кечкенә кыз әнисенең: «Бигрәк әкрен ашыйсың. Балалар бакчасында шулай ук ашыйсыңмы?» дигән соравына җавап бирә. Җитез һәм акыллы Ләйлә бер дә аптырап тормый, әйтер сүзен шунда ук табып ала һәм җавап кайтара: «Әйе инде! Алар торалар йокыдан, ә мин әле уянмаган. Мин обедны ашыйм, ә алар инде йокларга ята. Кич белән мин ашарга утырам, ә алар уйнарга баралар – мин һәрвакыт артта калам. Үзегез әйтәсез бит, мин Римма әбигә охшаган дип!». Менә шундый акыллы инде ул яраткан Ләйләбез!
Пост астында шундый кызыклы комментарийлар укып була: «Төс кыяфәте белән генә түгел, ә холкы белән дә Рима әбисенә охшаган икән бу матур кызчык!», «көне буе карап утырыр идем мин бу кызны күз тимәсен», «минем исем китә бу балага, зурлар кебек белдекле умный сөйли».
Автор: Г. Вәлиева
Фото: Инстаграм @landyshnigmatjanova
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Мин - җан - туфрак» музыкаль спектакле премьерасы көтелә
-
“Әкият” курчак театры яңа сезонның беренче премьерасын тәкъдим итте. Габдулла Тукай әкиятенә нигезләнеп куелган өр-яңа “Су анасы”!
-
В Казани открылись гастроли Санкт-Петербургского театра «Суббота»
-
«Татар сүзе - чиксез!» Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Татар сүзе» Бишенче халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең гала-концерты узды
-
Казанда Малый театр гастрольләре башланды!
-
Филармониядә Хәния Фәрхи истәлегенә «Онытылыр димә...» концерты узды
-
Татарстанның халык артисты Халидә Сөнгатуллинага 60!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалы Камал театрының тарихи бинасында төшерелде
Комментарий юк