Ләйсән Гарифуллинадан сөенеч
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
«Болгар радиосы» ди-джее, ТНВ каналында «Кайнар хит» тапшыруын алып баручы Ләйсән Гарифуллина менә инде ике ай радио дулкыннарында ишетелми. Радио тыңлаучылар Ләйсәннең кая югалуы турында кызыксынып,...
«Болгар радиосы» ди-джее, ТНВ каналында «Кайнар хит» тапшыруын алып баручы Ләйсән Гарифуллина менә инде ике ай радио дулкыннарында ишетелми. Радио тыңлаучылар Ләйсәннең кая югалуы турында кызыксынып, аны юксынып, безгә күп төрле сораулар яудыра башлады. Күпләр Ләйсәннең өченче тапкыр әни булырга җыенуын белмидер дә әле. Бу хакта тыңлаучыларга ул үзе сөйләргә булды.
«Барлык планлаштырган, эшлисе эшләремне башкарып, барасы җирләремә бардым. Хәзер инде сөйләсәм, уртаклашсам да була», ‒ дип башлады сүзен Ләйсән.
«Минем эшчәнлегем белән кызыксынып, читтән генә тормышымны күзәтеп баручылар һәрдаим «Нишләп радиода ишетелмисез?», «Кая югалдыгыз?», «Сагындым тавышыгызны...Сез кая?» һәм башка төрле сораулар бирә. Гадәттә, берни дә яшерми идем. Гаиләдә, эштә булган вакыйгалар, хис-тойгылар, күңел халәте, кичерешләр социаль челтәрләрдә постларда чагыла иде. Тик бу юлы үземне яшерәсем килде. Үземә кечкенә бер сер калдырасым килде, чөнки сөенечем артык зур. Күз тиюдән, нидер барып чыкмас дигәнрәк уйлардан куркып йөргәннән туды ул хис.
Хәер, хәзер дә барысын да ачып саласы килми. Тик халык алдында йөргәч, һәммәсе кызыксына, барысының да беләсе килә... Шуңа күрә әйтсәм, әйтим инде: әйе, без дә бәби көтәбез! Алла боерса, озак калмады. Ике балам да бик көтә, ирем дулкынлана, дусларым сөенэ. Ә мин исә бу рәхәт чорның барлык матур мизгелләрен күңелемдә уеп калдырырга тырышам. Яшьрәк чакта бала көткән мизгелләр алай ук кадерле түгел икән әле ул. Менә хәзергесе тәмлерәк, татлырак һәм шул ук вакытта тагын да зарыгып көткәнрәк. Кыскасы, моны сөйләп тә, аңлатып та бетерерлек түгел. Һәм кирәкмидер дә... Бары бар күңелең аша кичерергә, сөенергә һәм догалар укып көтәргә, Алла боерса. Өченчесе, төпчеге, тәмлесе, татлысы», ‒ дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Ләйсән Гарифуллина.
Билгеле булганча, Ләйсәннең мәктәптә укучы 12 яшьлек кызы белән 10 яшьлек улы бар. Ә өченче баласының кем булуын ул әлегә сер итеп калдырды. Ләйсәнгә һәм гаиләсенә сәламәтлек, сабыен исән-имин алып кайтуын телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
13 мая 2025 - 21:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
20 апреля 2025 - 16:41
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
17 апреля 2025 - 15:51
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
16 апреля 2025 - 11:30
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
14 апреля 2025 - 16:07
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
13 апреля 2025 - 09:50
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
10 апреля 2025 - 15:07
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
8 апреля 2025 - 22:26
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
Комментарий юк