Ләйсән Гыймаева: «Бар, идән ю», – дип әйтергә тел бармый...
Эстрада артистлары социаль челтәрдәге язылучылары белән кызыклы темаларга еш фикер алышалар. Үз тормышларының төрле яклары белән тамашачыларын таныштырып, бу хакта аларның фикерләрен һәм тәкъдимнәрен...
Эстрада артистлары социаль челтәрдәге язылучылары белән кызыклы темаларга еш фикер алышалар. Үз тормышларының төрле яклары белән тамашачыларын таныштырып, бу хакта аларның фикерләрен һәм тәкъдимнәрен сорыйлар. Җырчы Ләйсән Гыймаева да күптән түгел үзенең Инстаграм тасмасында кызыклы язма урнаштырды. Баланы йоклаткач ничек ял итүе хакында яза җырчы: «Әниләр, бала йоклаганда сез дә уенчыкларны җыя-җыя, тузаннарны сөртә-сөртә, ашарга пешерә-пешерә, савыт-саба, идән юа-юа, кер үтүкли-үтүкли ял итәсезме ул? Йоклаттым, киттем шулай итеп 1,5-2 сәгать «ял итәргә» – дип шаярта Ләйсән Гыймаева.
Комментарийларда җырчыга зур кызларының ярдәм итәргә тиеш булуы хакында язучылар бар. Ләйсән аларга болай җавап кайтарган: Элек без мәктәптә 5-6 сәгать укып кайтып әниләргә булыша идек, ә хәзерге балалар кичкә хәтле укуда, төнгә чаклы дәрес әзерлиләр, бездән дә катырак эшлиләр, өйгә кайткач «бар, идән ю» дип әйтергә тел бармый, ачуланмагыз», – ди артист.
Автор: А.Галимова
Фото: Инстаграм @leisan_gimaeva_official
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
Комментарий юк