Ләйсән Мәхмүтова хастаханәгә эләккән!
«Сәләм җәмәгать! Сторисларны карап күп яздыгыз, борчылдыз, хәлләремне сораштыгыз, рәхмәтләр яусын! Больницада ятуымны белгәч шулпалар, ризыклар, апельсиннар, шаурма алып килергә дә теләүчеләр булды. А...
«Сәләм җәмәгать! Сторисларны карап күп яздыгыз, борчылдыз, хәлләремне сораштыгыз, рәхмәтләр яусын! Больницада ятуымны белгәч шулпалар, ризыклар, апельсиннар, шаурма алып килергә дә теләүчеләр булды. Авыр хәл булса булышучылар күп икән, Алла рәхмәте, була гына күрмәсен инде берүк андый хәлләр. Иң якын кешеләрем, апам, ирем янымда иде, рәхмәт аларга!» – дип яза җырчы Ләйсән Мәхмүтова үзенең Инстаграм тасмасында.
Җырчының хәле авыраеп, хастаханәгә алып киткәннәр. Ләйсән Мәхмүтова сүзләренчә, сукыр эчәге аны инде күптән борчыган. Табибларга вакытлы мөрәҗәгать итү җырчының гомерен саклап калган.
Бер көн эч авыртуларына түзеп йөргән җырчы табибларга мөрәҗәгать итәргә теләмәвен «Зәңгәр шәл» музыкаль хореографик спектакленең премьерасын калдырасы килмәү белән аңлата. Шулай да Ләйсән, хезмәттәшләре киңәше буенча РКБга анализ тапшырырга китә, нәтиҗә – операция!
Бүгенге көндә Ләйсәннең хәле яхшы, җырчы үзенең өйдә булуын хәбәр итә. Премьерада 1 көн эчендә барлык биюләрне һәм партияләрне өйрәнеп, Ләйсән өчен Чулпан Закирова чыгыш ясаган. «Хәзер рәткә генә керәсе калды, озак ятмыйча», – дип тамашачыларын тынычландыра Ләйсән Мәхмүтова.
Автор: А.Галимова
Фото: Инстаграм @laismaxm
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Голоса Казани - Казан тавышлары» быел бишенче тапкыр үткәреләчәк!
-
Камал театрында «Сеңелкәш» спектакле премьерасы үтте
-
Азат Абитов: «Бүтән тема эзлибез дә, һаман шул мәхәббәткә килеп төртеләбез»
-
«Безгә килгән тамашачы - матур тамашачы». Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе 89 нчы сезонын ача
-
“Күңелемдә берничә Лилия...” Лилия Кадыйрова белән әңгәмә
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
Комментарий юк