«Лада» һәм «Хонда» автомобильләре бәрелешеп, биш кеше имгәнгән.
Татарстанда авариядә имгәнгән биш айлык кыз хастаханәдә үлгән Казан – Малмыж трассасының 45нче чакрымында Коркачык авылы янында «Лада» һәм «Хонда» автомобильләре бәрелешеп, биш кеше имгәнгән. (Казан...
Татарстанда авариядә имгәнгән биш айлык кыз хастаханәдә үлгән
Казан – Малмыж трассасының 45нче чакрымында Коркачык авылы янында «Лада» һәм «Хонда» автомобильләре бәрелешеп, биш кеше имгәнгән.
(Казан, 2 июль, «Татар-информ»). Татарстанда юл һәлакәтендә имгәнгән биш айлык кызның Казан хастаханәсендә гомере өзелгән, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына үз чыганагы.
Кичә Казан – Малмыж трассасының 45нче чакрымында - Коркачык авылы янында «Лада» һәм «Хонда» автомобильләре бәрелеште.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында мәгълүматы буенча, авария нәтиҗәсендә биш кеше имгәнгән. Биш айлык кыз һәм аның әнисен авыр хәлдә Биектау хастаханәсенә китергәннәр. Соңрак сабыйны Казанның Республика балалар клиник хастаханәсенә озатканнар. 2 июльгә каршы төндә кыз алган җәрәхәтләрдән үлгән.
Әлеге авариядә зыян күргән тагын ике кешене – 7нче шәһәр хастаханәсенә, 10 яшьлек малайны Республика балалар клиник хастаханәсенә китергәннәр.
Фото: ГУ МЧС России по РТ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Голоса Казани - Казан тавышлары» быел бишенче тапкыр үткәреләчәк!
-
Камал театрында «Сеңелкәш» спектакле премьерасы үтте
-
Азат Абитов: «Бүтән тема эзлибез дә, һаман шул мәхәббәткә килеп төртеләбез»
-
«Безгә килгән тамашачы - матур тамашачы». Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе 89 нчы сезонын ача
-
“Күңелемдә берничә Лилия...” Лилия Кадыйрова белән әңгәмә
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
Комментарий юк