Лаешлылар Мәскәү өлкәсендә Сабан туе үткәрде
Сергеев- Посад шәһәренең “Скитские пруды” паркында лаешлылар милли ишегалды оештырган. Лаешлылар Мәскәү өлкәсендә Сабан туе үткәрде. Икенче ел район делегациясе Мәскәү янындагы өлкә бәйрәмендә катнаш...
Сергеев- Посад шәһәренең “Скитские пруды” паркында лаешлылар милли ишегалды оештырган.
Лаешлылар Мәскәү өлкәсендә Сабан туе үткәрде. Икенче ел район делегациясе Мәскәү янындагы өлкә бәйрәмендә катнаша. Бу турыда район газетасы хәбәр итте.
Мәскәү төбәгендә Сабан туе Сергеев- Посад шәһәренең “Скитские пруды” паркында булган. Биредә лаешлылар милли ишегалды оештырган.
Бәйрәмдә Лаеш район башлыгы Михаил Афанасьев, Сергеев-Посад районы башлыгы урынбасары Дмитрий Акулов, РФда ТРның вәкаләтле вәкиленең беренче урынбасары Илдар Мөхәммәдьяров, Мәскәү өлкәсе төбәк татар милли-мәдәният автономиясе рәисе Фәрит Мөхтәсәров катнашкан.
"Кунаклар Лаеш җитештерүчеләре продукциясен һәм халык һөнәрчеләре әйберләрен карадылар, шулай ук уеннарда һәм ярышларда катнаштылар", диелгән әлеге хәбәрдә.
Төп сәхнәдә үзешчән сәнгать артистлары һәм “Сәйдәш” бию ансамбле чыгыш ясаган.
- Киләсе елда Мәскәү өлкә Сабан туе Щелковода үтәчәк.
Фото: laishevskyi.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Кеше китә - җыры кала»
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
Комментарий юк