Логотип
Хәбәрләр

Ләйсән Мәхмүтова: «Күңелем могҗиза көтә»

Ул шундый киңкырлы шәхес. Иҗатының кайсы юнәлеше турында сорасаң да, сәгатьләр буе ялкынланып сөйләргә мөмкин. Сүзем – Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Мәхмүтова турында. Быел ул үзенең илле яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Үзе әйтмәгән булса, яшен дә белми кала идем. Ләйсән ханым белән әңгәмәне ерак балачактан башладык.

Ләйсән Мәхмүтова

  • Минем балачагым бик күңелле үтте. Үзем Казанда тусам да, әти-әни туып үскән якларга – авылга әби-бабай янына кайта идек. Шунда бакчада эшләп, авыл балалары белән уйнап, җырлап-биеп үстем. Кечкенә чакта милиоционер яки ат караучы булырга хыялландым. Әлкидәге бабамның атлары булган, әллә аның атларга мәхәббәте миңа күчкәнме – белмим, атларны бик яратам.
  • Иҗатка, сәхнәгә мәхәббәт көчлерәк булган – Казан театр училищесына укырга кергәнсез.
  • Мин бит кечкенәдән театрда уйнап үскән бала. Дөресен әйткәндә, нәрсә белән шөгыльләнеп була – барысы белән дә шөгыльләндем. Ә иң мөһиме – мине әти белән әни беркайчан да чикләмәде: “Болай итмә, тегеләй итмә”, димәде. Алар гел эштә иде инде, шуңа апаларым һәм әби белән яшәдем. Театр училищесына Шамил Бариев һәмс Ренат Әюпов курсына кердем. Мәктәптән соң анда кергәч, мин шундый рәхәт мохиткә килеп эләктем. Балачакта милиционер булу теләге дә, барысы да шушы уку йортында чынга ашты.
  • Ләйсән һәм Лилия Мәхмүтовалар
  • Тинчурин театрында эшләгән еллар турында сөйләшик әле?
  • Училищеда укыганда, Тинчурин театры мине гастрольләргә ала башлады. Ул вакытта бит гастрольгә берничә бригада китә иде – йә кызлар җитми, йә кемдер авырып китә, алар урынына студентларны чакыралар иде. Ә мин җырлый да, бии дә беләм – үземне төрле яктан күрсәтә башладым. Театрга мине 35 яшьлек хатынны уйнарга керттеләр. Аны уйнаганда, роль артистның холкын үзгәртергә сәләтле икәнен аңладым. Әти белән дә шуңа бәйле бер вакыйга булган иде. Ул “Кыр казлары артыннан” спектаклендә усал Мәлик, әни – Ясминәне уйнады. Беләсеңме, шундый яратмый идем әтинең шул ролен, кабул итә алмый йөрдем: “Әти, ник уйныйсың син аны?” – дип тә сорадым әле. Тискәре роль булганга шулай авыр кабул ителгән булган инде ул. Мин аны бары тик “Яланаяклы кыз” киносында үзем тискәре рольне уйнагач кына аңладым...
  • Бу роль турында соңрак аерым тукталып сөйләшербез, Ләйсән ханым. Сез интервьюларда “Театрда миңа нидер җитми башлады”, дисез. Рольләрегез аз булдымы?
  • Мине, театрга килгәч, өр-яңа спектакльләргә түгел, ә “ввод”ларга алалар яки бригадада артист җитмәгәндә, мине куялар иде. Аннары театрга режиссер Рәшид Заһидуллин килде һәм училищеда үз төркемен туплады. Билгеле, ул театрга да үзе укыткан, үстергән студентларын алачак инде һәм бу нормаль күренеш. Шулай итеп, миңа эш җитми башлады. Ә артист кеше гомумән эшсез тора алмый. Гел роль көтеп яшәп булмый бит инде дип, мин иҗатның башка юнәлешләрендә эшли башладым. Мин холкым буенча әтигә охшаган – үз фикеремне әйтмичә калмыйм, туры бәреп әйтәм, ә әни безнең андый түгел, ничек тә җайлый белә. Минем театрдан китәсемне белгәч, ул бик елады инде. Аны да аңларга була: янында баласы уйнап йөрсен-йөрсен дә, көннәрдән бер көнне “китәм” дисен. Башта авыр булса да, вакыт узганнан соң, “Ярый әле киткәнсең”, - диде ул.
  • Театрда эшләү белән беррәттән әле бит “ЗөЛәй-Лә” төркемегез танылып килә иде. Бик популяр төркем булып кабындыгыз сез.
  • Театрдан әле китмәгәндә, Казан шәһәр филармониясендә ярты ставкада эшли идем. Инде театрдан чынчынлап китәргә карар кылганда, “Зө-Ләй-Лә” ярты ел җырлый иде инде. Мине тамашачы шуннан танып, сәхнәдә массовкада уйнавымны күреп гаҗәпләнә иде.
  • Бу төркемнең барлыкка килү тарихын да сөйләгез әле!
  • Театрда бишенче елымны эшләгәндә, мин башка юнәлеш турында уйлана башладым. Ул вакытта инде “Юксыну” дигән беренче альбомым да дөнья күргән – артистлар җырларымны сорый башлады. Мин бит җырчы булам дип хыялланган кеше түгел, актриса булам, дип янып яшәдем. Әмма күңел сәхнәгә тартты... Дискотекаларның башланып килгән чоры. Үзем генә җырлап йөрү туйдыра башлагач, төркем турында уйлана башладым. Башта мин аны биш кешелек төркем итеп күзалладым. Әмма җырлы төркемдә тавышлар туры килүе дә кирәк. Шулай итеп, өч кеше җыелды. Ләйсән белән безнең тавышлар бертөрлерәк, әмма Зөлфиянең тавышы классик, ул өстәге ноталарны җырлый. Кыскача әйткәндә, мин аста җырлыйм, Ләйсән — уртада, Зөлфия — өстә. Әмма өчебезнең дә теләк көчле булуы безне берләштереп торды. Без тамашачы моңа кадәр күрмәгән, тыңламаган стильдә килеп чыктык – сәхнәгә атылып чыгып, бөтен энергияне биреп җырлый идек. Ул вакытта яшьләр музыкасы җитмәгәнгә, без менә дигән биетә торган төркем булдык. Әлбәттә, халык җырларын да яңартып башкардык, ләкин алар барысы да танылып китми иде.
  • Зө-Ләй-Лә төркеме
  • “ЗөЛәй-Лә” хәзер таркалдымы?
  • Төркемгә 15 булгач, “выгорание” башланды. Безнең бит инде шактый багаж да тупланган, әмма яшь бара – олыгайдык. Тышкы кыяфәт яхшы булса да, күңел бит нидер сорый. Яшь барган саен, һаман “әйдәгез!” дип торып та булмый, шулай ук репертуарга да нинди җырлар кертүне хәл итә алмадык, чөнки, бер яктан, яшь барган саен тормышчан җырлар да башкарасы килде. Өстәвенә, радио, телевидениедә ротация өчен акча сорый башладылар. Ул вакытта күп артист, түләмичә, югалып алды, шул исәптән без дә. Аннары инде төрле проблема башланды.
  • Кино темасына аерым тукталасы килә. “Яланаяклы кыз”дагы усал Әминә ролегез күпләрнең үзәгенә үтте. Ул вакытта сезгә караш нинди булды?
  • Мин ул тискәре рольне уйнаганда шундый рәхәтлек кичердем! Күрәсең, күңелемә хисләр җыелып барган ки, мин аны Әминә аша чыгардым. Режиссер Нурания апа Җамали мине йомшак итәргә тырышты, әмма мин чынчынлап усал үги ана образына кердем. Мин сериалны күпмедер вакыт узгач кына тулысынча карап чыктым. Тамашачының мине нигә шулай яратмавын шунда гына аңладым...Ул караш миңа һич тынгы бирмәде, концерт куйганнан соң, бер апаның килеп: “Ненавижу “Зө-Ләй-Лә” төркемен!” – дигәнен хәтерлим. Минем зәһәр ролемне шул дәрәҗәдә якын кабул иткәннәр, күрәсең. Әле аннан соң мин гел тискәре рольләрне уйнадым бит, әмма үземне кеше каршында аклар өчен, үзем комедияле сценарий язып, Нурания апага мөрәҗәгать иттем – шулай итеп, “Уеннан уймак” сериалы чыкты.
  • Мәхмүтовлар гаиләсе
  • Ул сериал вакыт узган саен сезнең гаилә, тамашачыгыз өчен кадерлерәк була барадык. Исламия апа да, Хәлил абый да юк шул инде хәзер.
  • Тормышның бик авыр периоды булды ул еллар. Иң кызганычы – әтиебез белән әниебезнең бу дөньядан шулай иртә китүләре, ә бит әле алар күп нәрсә эшли алалар иде... Балаларым әбибабайсыз үсәр дип гомер күзалдыма китерми идем. Үзем авылда әби-бабай белән үскәч, минем улларым да аларның назын, игътибарын күрер дип уйладым. Тик нишләтәсең…
  • Гаилә
  • Ләйсән ханым, гаилә турында сөйләшә башлаганбыз икән, ирегез белән танышу тарихын да сөйләгез әле.
  • Руслан белән “ЗөЛәй-лә”гә кадәр таныштык. Ул тумышы белән Таҗикстаннан (Сугыш вакытында алар гаиләсе белән Тверьгә качканнар). Соңыннан Руслан Казанга килгән. Безне Яңа ел кичендә икетуган апам таныштырды. Тәртипле, өстәвенә чибәр егетне шундук ошаттым. Руслан иҗатымда да, тормышта да һәрчак таяныч булды. Аның белән ике ул үстерәбез. Сөләйман туганнан соң, мин икенчегә зур керфекле, кара бөдрә чәчле кыз теләгән идем. Шундый ук керфекле улым – Йосыф дөньяга килде. Ул аш-су белән мавыга, бик тәмле итеп ашарга пешерә. Балаларым тугач, миндә башка сулыш ачылды. Кайчан да булса болай бала яратырмын дип уйламый идем, әмма үзеңнеке тугач, бөтенләй башка мәхәббәт уяна икән ул.
  • Әңгәмәне хәзерге Ләйсәннең уй-фикерләре белән тәмамлыйсы килә. Хәзер ниләр белән мәшгуль Сез?
  • Рәхмәт! Мин режиссурага килеп барам – һәм бу миңа ошый. Декабрьдә узачак юбилей концертына әзерләнәбез. Ә күңел могҗиза көтә. Аллаһ миңа моңа кадәр эшләп карамаган берәр юнәлешкә юл ачсын иде, дим. Рухланып, канатланып эшлисе килә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021