Һәлакәткә юлыккан самолетны утырткан Дамир Йосыпов кичерешләре хакында сөйләгән
Сызрань татарлары автономиясенең элекке җитәкчесе Илсур Гыйльманов двигателе сүнгән самолетны җиргә төшереп утырткан Дамир Йосыпов белән сөйләшкән. Сөйләшүләренең ни хакында баруын ул «Татар-информ» ж...
Сызрань татарлары автономиясенең элекке җитәкчесе Илсур Гыйльманов двигателе сүнгән самолетны җиргә төшереп утырткан Дамир Йосыпов белән сөйләшкән. Сөйләшүләренең ни хакында баруын ул «Татар-информ» журналистына әйтте.
«Минем кызларым әйтте. Дамир Юсупов дигән пилот диделәр. Башта аның өчен куркып киттем, нәрсәдер булдымы-юкмы икән дип. Аннан соң аңа шалтыраттым. Трубканы алды. Дамир, ничек хәлләр дим. Аллага шөкер, Илсур Гаязович, булды, ди. Тавышы тыныч иде, сабыр егет ул Дамир. Синең белән горурланабыз, синең исән-сау булуың өчен куанабыз, дидем. Кешеләр исән, бәрелгән җирләре генә бар, диде», – дип сөйләде ул.
Илсур Гыйльманов шәһәр администрациясе каршындагы торак һәм ипотека фондының башкарма директоры булып эшләгән. Дамир Йосыпов бу ведомствога юрист булып эшләргә килә. Алар 2007 елда шәһәрдә милли-мәдәни автономия оештыра, Илсур Гыйльманов оешманың җитәкчесе, Дамир Йосыпов урынбасары була.
«Без аның белән җиде ел эшләдек. Ул беренче урынбасар, мин рәис. Бөтен Сабантуйларны, татар бәйрәмнәрен икебез үткәрдек. Казанга, Татарстанның Чүпрәле районына бардык, алар безгә Сабантуйга килә, без дә аларга йөрдек. Җиде ел йөрдек без аның белән Сабантуйларны үткәреп», – дип сөйләде ул.
Илсур Гыйльманов Дамир Йосыповның, очучы булырга теләп, укырга китүен сөйләде. Соңрак ул үзе дә автономиядәге эшләрне яшьләргә тапшыра. Ул Дамир Йосыпов белән дус булып калуларын, аралашып яшәүләрен сөйләде. Әмма ул бүген бер генә тапкыр сөйләшә алган – Дамир вакыты юклыгын әйткән.
«Әйтәм бит, нинди эш кенә бирми идек, эшен һәрвакыт эшли иде. Ул шундый Аллаһка ышана торган егет. Дини кеше ул. Тәмәке дә тартмый, аракыны да беркайчан эчмәгән. Гаиләсе бар, олы улына 13 яшь. Әтисе пенсиядә, ул атказанган вертолетчы. Өч туганнан ул гына очучы булды», – дип искә алды Илсур Гыйльманов.
Бу хакта тулырак: tatar-inform
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Мин - җан - туфрак» музыкаль спектакле премьерасы көтелә
-
“Әкият” курчак театры яңа сезонның беренче премьерасын тәкъдим итте. Габдулла Тукай әкиятенә нигезләнеп куелган өр-яңа “Су анасы”!
-
В Казани открылись гастроли Санкт-Петербургского театра «Суббота»
-
«Татар сүзе - чиксез!» Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Татар сүзе» Бишенче халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең гала-концерты узды
-
Казанда Малый театр гастрольләре башланды!
-
Филармониядә Хәния Фәрхи истәлегенә «Онытылыр димә...» концерты узды
-
Татарстанның халык артисты Халидә Сөнгатуллинага 60!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалы Камал театрының тарихи бинасында төшерелде
Комментарий юк