Ландыш Нигъмәтҗанова: «Бер-бер артлы бала табуның авыр икәнен тойдым...»
Популяр җырчы, искиткеч матур хатын-кыз һәм күркәм әни Ландыш Нигъмәтҗанова Инстаграмда безне һәрвакыт балалары, гаиләсе белән төшкән фотолар белән сөендереп тора. Ландыш сәхнә һәм гаилә тормышын ниче...
Популяр җырчы, искиткеч матур хатын-кыз һәм күркәм әни Ландыш Нигъмәтҗанова Инстаграмда безне һәрвакыт балалары, гаиләсе белән төшкән фотолар белән сөендереп тора. Ландыш сәхнә һәм гаилә тормышын ничек бертигез алып барырга өлгерә икән дип кызыксынучылар да аз түгелдер. Бу юлы җырчы яраткан тамашачылары белән нәкъ менә шул хакта – балалар турында сөйләшергә булган.
«Мин әнием юлыннан киттем, өчне таптым, үзебез дә өчәү. Әни әйтә торган иде, чыдый алмыйча утырып елый идем дип. Хәзер инде әлбәттә көлеп искә ала! Без – ике кыз, бер малай, мин уртанчысы, безнең дә аерма 1,5 яшь (апам белән), ләкин мин тагын да уздырганмын (1 яшь)...», – дип искә ала Ландыш.
«Әлбәттә, бер бер артлы бала табуның авыр икәнен тойдым, ләкин үкенмим! Аллаһка шөкер, исән сау булсыннар, дус булсыннар», – ди җырчы.
Автор: А.Галимова
Фото: Инстаграм @landyshnigmatjanova
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Кариев театрында «Гомер моңы» спектакле премьерасы көтелә. Спектакль Роберт Миңнуллинга багышлана
-
Тинчурин театры тарихи бинада соңгы спектаклен күрсәтте!
-
Камал театрында яңа куелган «Сөяркә» спектаклен матбугат чараларына күрсәттеләр
-
И, тальян яки «И’тальян». Әлмәт театрында яңа сезонның беренче премьерасы!
-
«Мин - җан - туфрак» премьерасыннан фоторепортаж
-
«Заманны тотты Туфан!». Түбән Камада «Заман кыңгыравы» Беренче Бөтенроссия милли драматургия театр фестиваль-бәйгесе узуы көтелә
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Мин - җан - туфрак» музыкаль спектакле премьерасы көтелә
-
“Әкият” курчак театры яңа сезонның беренче премьерасын тәкъдим итте. Габдулла Тукай әкиятенә нигезләнеп куелган өр-яңа “Су анасы”!
Комментарий юк