Ландыш Нигъмәтҗанова: «Гомәр, түз, улым...»
Популяр җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова инстаграмын актив алып бара. Еш кына тасмасына балалары белән видео урнаштыра. Кичә дә сәхифәсендә Гомәр белән Ләйлә төшкән видеоязма пәйда булды. Биредә Ләйлә энесе...
Популяр җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова инстаграмын актив алып бара. Еш кына тасмасына балалары белән видео урнаштыра. Кичә дә сәхифәсендә Гомәр белән Ләйлә төшкән видеоязма пәйда булды. Биредә Ләйлә энесенең чәчен үрергә маташа.
Аларга карап, Ландыш үзенең балачагын искә ала. «Без гаиләдә ике кыз, бер малай үстек. Безнең дә апам белән яшь аермасы 1,5 ай иде, (Ләйлә белән Гомәрнеке 1 яшь ) уйный идек , аннары энебез Динар туды, 9,10 яшькә кечерәк бездән, менә эләкте аңа!. Ул кызлар булып киендерү, ул табиб белән уйнаганда уколлар ясау, ул уколлар кереп тә китә иде энәләре...( Үзе хәтерлиме, белмим)...Гомәр... Түз улым ( Әнвәр зуррак, ул алдатмый)», – дип язган җырчы.
Гомәр Ләйләнең уенына үзе дә шат түгел. Әмма җитез Ләйләнең уйнау шартларын тыныч кабул итә, сабыр да инде үзе!
Автор: Г. Вәлиева
Фото/видео: Инстаграм @landyshnigmatjanovafanclub
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Казанда Александрин театрының Зур гастрольләре башланды
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
-
«Кеше китә - җыры кала»
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
Комментарий юк