Лариса Гузеева үз-үзенә кул салу турында да уйланган...
59 яшьлек актриса һәм телетапшырулар алып баручы әнисе вафатыннан соң депрессиягә төшүен таный. Хатын психологларга ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән, чөнки үз-үзенә кул салу турында да уйланган. Узган ел...
59 яшьлек актриса һәм телетапшырулар алып баручы әнисе вафатыннан соң депрессиягә төшүен таный. Хатын психологларга ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән, чөнки үз-үзенә кул салу турында да уйланган.
Узган елның октябрь аенда Лариса Гузееваның әнисе вафат булды. Альбина Андреевна танылган кызы өчен якын кеше генә түгел, ә иң яхшы дусты да булган. Лариса Гузеева сүзләренчә, тормыш ямьсезләнгән төсле була. Гаилә, балалар, уңышлы эш-барысы да икенче планга күчә.
«Мин үземне дә кистем. Миңа бик начар! », − дип язган Лариса Гузеева.
Сүз уңаеннан, хәзер актриса акрынлап эштә кереп бара. «Давай поженимся!» популяр программасыннан тыш, ул кулинария тамашасын алып бара башлаган. Кино төшерү мәйданчыгында аңа кызы Ольга булыша. Шулай ук Гузееваның узган ел өйләнгән улы Георгий бар.
Автор: Александра Иванова
Фото: Кадр из программы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк