Ленар Шәехне котлыйбыз!
Евразия иҗат гильдиясе (Лондон) белән берлектә «Hertfordshire Press» нәшрият йорты Ленар Шәехне премиягә тәкъдим иткән. Татар язучысы Ленар Шәех махсус казанышлары өчен Халыкара Евразия премиясенең...
Евразия иҗат гильдиясе (Лондон) белән берлектә «Hertfordshire Press» нәшрият йорты Ленар Шәехне премиягә тәкъдим иткән.
Татар язучысы Ленар Шәех махсус казанышлары өчен Халыкара Евразия премиясенең алтын лауреаты дигән мәртәбәле бүләк алган. Бу турыда Татарстан Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итте.
Ленар Шәехне премиягә Евразия иҗат гильдиясе (Лондон) белән берлектә «Hertfordshire Press" нәшрият йорты тәкъдим иткән.
- Халыкара бүләкне биш ел элек Евразия иҗат берлеге оештырган. Аны ел саен төрле илләрдә яшәп иҗат иткән күренекле каләм әһелләренә, танылган галимнәргә, артистларга, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә зур уңышларга ирешкән шәхесләргә бирәләр.
Бүләкләү тантанасы Мәскәүдә күренекле рус актрисасы Мария Ермолованың музей-йортында узган. Ленар Шәехкә лауреат дипломы, алтын медаль һәм истәлек билгесе тапшырганнар. Чарада Евразия иҗат берлеге президенты Карина Сарсенова чыгыш ясаган.
Дипломда, Карина Сарсеновадан кала, Казахстан Республикасы Язучылар идарәсе рәисе Нурлан Оразалинның, дөньякүләм танылган казах виртуоз-скрипкачысы, Бирмингем консерваториясе профессоры Марат Бисенгалиевнең һәм Каспий университеты ректоры Жолдасбәк Нусеновның имзалары бар, диелгән әлеге хәбәрдә.
- Муса Җәлил һәм Абдулла Алиш исемендәге премияләр лауреаты, филология фәннәре кандидаты, Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире Ленар Шәех узган ел Швециянең Стокһольм шәһәрендә узган VI Халыкара «Open Eurasian Literature Festival & Book Forum» әдәби фестивалендә Гран-прига лаек булган иде. Шулай ук аның Лондонның «Hertfordshire Press» нәшриятында «One of you» дигән инглизчә китабы да дөнья күрде.
- татар-информ
Фото: архив/Салават Камалетдинов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк