Леонид Якубович һәм Эдита Пьеха арасында яшерен элемтә ачылды
Леонид Якубович белән Эдита Пьеханы бер дата бәйле. Җырчы һәм СССРның халык артисты Санкт-Петербургта, шоумен Мәскәүдә яши һәм эшли. Шуңа да карамастан, аларның биографияләрендә гомуми детальләр бар....
Леонид Якубович белән Эдита Пьеханы бер дата бәйле. Җырчы һәм СССРның халык артисты Санкт-Петербургта, шоумен Мәскәүдә яши һәм эшли. Шуңа да карамастан, аларның биографияләрендә гомуми детальләр бар. Ике артист та 31 июльдә туган көнен билгеләп үтә.
Леонид Якубович 1945 елның 31 июлендә Мәскәүдә туа. Укучы булып Себергә экспедициягә эшкә китә. Моның өчен аны мәктәптән төшереп калдыралар, һәм аңа эшче яшьләрнең кичке мәктәбендә укырга, бер үк вакытта авиация заводында электромеханик булып эшләргә туры килә.
Еллар узу белән самолетларга омтылышы үзгәрми: Леонид Якубович үзенең буш вакытын спорт самолетларында очышларга багышлый. Моннан тыш, шоумен бильярд, тау чаңгысы белән мавыга, шулай ук китаплар җыя. Кайчагында җилкән астында йөри һәм парашюттан сикерә. Леонид Якуб улы өч тапкыр өйләнгән, аның ике баласы – улы һәм кызы бар.
Шул ук көнне Эдита Пьеха да туган, әмма сигез елга иртәрәк. СССРның булачак халык артисты Франциянең төньягында эмигрантлар гаиләсендә дөньяга килә. 1946 елда Эдита гаиләсе Польшага күчеп килә, ул анда кызыл диплом белән педагогия лицеен тәмамлый. Шул ук вакытта ул рус теле укыткан һәм хорда җырлаган. Җырчы бүген дә сәхнәдә чыгыш ясый һәм җырлары белән тамашачыларын сөендерә.
@yakubovitch
Г.Ярмиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк