Әлфинә Әзһамова: «Минем дә акчам юк түгел, әмма ачуым килә...»
Әлфинә Әзһәмова белән әңгәмәдән өзек.
Әлфинә Әзһәмова белән әңгәмәдән өзек.
– Концертка халык күп җыеламы? Гомумән, заллар тутыру хәзер бик авыр түгелме?
– Төрле чаклар була. Кайчак шыгырым тулы, кайчак ярты зал була... Əмма кеше килмәде дип, концертны куймый калган булмады. Җырчылар күп дип, өйдә ятып булмый. Үз тамашачым бар, Аллага шөкер. Рәхәтләнеп киләләр. Шунысы кызык: күпме яңа җырларым бар, ә алар концерт башында ук: «Төнге урам»ны җырлагыз әле», – дип язып җибәрәләр.
Бәлки яңа җырларны ротацияләмәгәнгәдер дә. Акчасы күп җырчы көн-төн җырын радио-телевидениедан әйләндерә. Минем дә акчам юк түгел, әмма ачуым килә. Кызык система бит: акча түләмисең икән, төшеп каласың. Аллага шөкер, эстрадада исемем бар, минем җырларны тыңлап бер буын балалар үсте. Əле минем яшьтә – 50не узган кайсы хатын-кыз гастрольләрдә шулай йөри?!..
Тулырак: Шәһри Казан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
-
Фәрит Бикчәнтәев: «Исемне үзгәртеп, без милли театрларның чикләрен киңәйтәчәкбез”
-
Казанда Александрин театрының Зур гастрольләре башланды
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында Кырым татар академия музыкаль драма театры һәм Төркия дәүләт театры спектакльләр күрсәтте
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
Комментарий юк